Дагыстанда Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса йолдыз бар» әсәре буенча спектакль куелды
Дагыстанның Лезгин дәүләт музыка-драма театрында татар халкының күренекле драматургы Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса йолдыз бар» әсәре буенча спектакль куелган. Бу хакта «Дагестанская правда» басмасы х...
Дагыстанның Лезгин дәүләт музыка-драма театрында татар халкының күренекле драматургы Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса йолдыз бар» әсәре буенча спектакль куелган. Бу хакта «Дагестанская правда» басмасы хәбәр итә.

Спектакльнең режиссеры Мирзәбәк Мирзабәков тамашачыларның әсәр күтәргән темага, артистлар уенына битараф калмаулары хакында әйтә.
«Тамашачы бу спектакльгә бик яратып йөриячәгенә ышанам», – ди ул. – Әлеге спектакль – чиста күңелле хатын-кызга гимн булып яңгырый. Ул назлы, ягымлы бер җылылык белән сугарылган. Премьерага килгән тамашачыларның иң кырысының да күзләрендә яшь иде».
«Мин әлеге спектакль өчен театрга бик рәхмәтле, – ди, спектакльне караган тамашачы Мария Хәмитова, – Актерларга рәхмәт – алар үз геройларында эреп югалдылар, тәэсирле итеп уйнадылар. Минем белән килгән дуслар һәм туганнар әсәрдәге вакыйгаларны чынбарлык дип кабул итте».

Комментарийлар