Логотип «Мәйдан» журналы

Дагыстанда Татар әдәбияты көне уздырыла

24 апрель көнне Дагыстанда Татар әдәбияты көне уздырыла. Бу хакта "Туган тел" Дагыстан татарлары берләшмәсе җитәкчесе Эльмира Кадыйрованың социаль челтәрдәге сәхифәсенә сылтама белән, Дагыстан Ре...

24 апрель көнне Дагыстанда Татар әдәбияты көне уздырыла.
 
Бу хакта "Туган тел" Дагыстан татарлары берләшмәсе җитәкчесе Эльмира Кадыйрованың социаль челтәрдәге сәхифәсенә сылтама белән, Дагыстан Республикасы мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Билгеле булганча, Татар әдәбияты көне кысаларында, Дагыстанның Р.Гамзатов исемендәге китапханәсендә татар әдәбияты күргәзмәсе ачылачак. Киләчәктә ул даими эшләр һәм һәрдаим яңартылып торыр, дип ниятләнә.
Чара Габдулла Тукайның (1886-1913) туган көне уңаеннан оештырыла.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар