Логотип «Мәйдан» журналы

Дагыстан татарлары берләшмәсе ике еллыгын билгеләп үтте

Дагыстандагы “Туган тел” татар милли-мәдәни иҗтимагый оешмасы март аенда ике еллык хезмәтен билгеләп үтте. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә әлеге оешма рәисе Эльмира Кадыйрова әйтте.Дагыстан татарл...

Дагыстандагы “Туган тел” татар милли-мәдәни иҗтимагый оешмасы март аенда ике еллык хезмәтен билгеләп үтте. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә әлеге оешма рәисе Эльмира Кадыйрова әйтте.
0104-1
Дагыстан татарлары оешмасы 2016 елның 13 мартында барлыкка килгән. Берләшмәне оештыру идеясе - Эльмира Кадырованыкы. “Мин бу турыда бик озак уйладым. Мондый оешма, берсүзсез, безгә бик кирәк иде. Бу эшне башлап җибәрүемә мин бик шат. Яшьләр белән башлап җибәргән проектым бүгенге көндә олы яшьтәге кешеләрне дә бик кызыксындыра һәм җәлеп итә”, - ди Эльмира.
Бу берләшмә Дагыстан территориясендә яшәүче татарларны берләштерү, милләтне һәм туган телне саклап калу максатыннан оештырылган. “Милләтне һәм туган телне саклап калабыз дип эшләгән очракта да без кешеләргә бәхет-шатлык китерү турында онытмаска тиеш. Шуңа күрә без бәйрәмнәрдә дә, күңел ачу чараларында да актив катнашабыз”, - диде берләшмә рәисе.
Әлеге берләшмә өч юнәлештә эшли. Беренче юнәлеш – “Ак калфак” хатын-кызлар дини төркеме. Бу юнәлешне Асия Сайфуллина һәм Рәшидә Хәбибуллина җитәкли. Икенче юнәлеш – яшьләр юнәлеше. Җитәкчесе - Саида Аджигитова. Һәм соңгы өченче юнәлеш – ул ир-атлар өчен дини юнәлеш. Бу юнәлешнең җитәкчесе - Рамазан Гаджиев.
Әлеге вакытта Дагыстан татарлары Махачкала шәһәрендә якшәмбе көнне эшли торган татар теле дәресләре ачып, шул дәресләрне үткәрер өчен даими бүлмә булдыру ниятеннән эшләр алып баралар. Бу мәктәп якшәмбе көнне 11дән 13.00 гә кадәр эшли. Татар теле дәресләрен ике укытучы укыта. Аларның укыту методикалары төрле. Бер укытучы авазлар әйтелеше өчен җаваплы булса, икенчесе текстлар белән эшләргә, аларны тәрҗемә итәргә өйрәтә.
Дагыстан татарлары үзара элемтәгә ватсап аша керәләр. Аларны социаль челтәрләрдә #татарыдагестана һәм #сабантуй2018 хештеглары белән табарга мөмкин. #сабантуй2018 хештегы Дагыстан татарларының Сабантуйга әзерләнүләре белән бәйле. Ватсапта яшьләр чатында 72 кеше булса, гомуми чатта 90 кеше. “Без беркемне дә мәҗбүриләмибез. Кемнең оешмага керәсе килә, ул я чатка кушыла, я миңа шалтырата. Без Дагыстанда үткән чараларда актив катнашабыз, оештыручыларга ярдәм итәбез. Шулай ук башка республикаларга да чыгарга тырышабыз”, - ди Эльмира.
Дагыстан республикасында бүгенге көндә, соңгы тапкыр халык санын алу нәтиҗәләре буенча, 4 меңнән артык татар яши. Сүз уңаеннан, шуны да әйтергә кирәк: 2016 елның 1 августында Дагыстанда татар шәехләре исемнәрен йөрткән ике мәчет ачылды. Шәех Баязет Хәйруллин исемендәге һәм ишан-Зәйнулла Рәсүлев исемен йөрткән мәчетләр. Дагыстан мәчетләрен татар шәехләре исемнәре белән атауның сәбәбе әлеге кешеләрнең Дагыстан тарихына керткән өлешләрендә. Шәех ишан-Зәйнулла Рәсүлев үз вакытында Баязет Хәйруллинның укытучысы булган. Әле искә алган шәхесләр Россиянең абруйлы мөселман эшлеклеләре булганнар.
 
 

Комментарийлар