Логотип «Мәйдан» журналы

Дачага ике тапкыр бару өчен дүрт СМС-пропуск алу тәртибен аңлаттылар

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү чорында смс-пропуск буенча дачага бару рөхсәт ителгән санны чикләделәр. Республика халкы атнага ике тапкыр шәһәр читендәге йортына бара ала, моның өчен дүрт СМС-рөхсә...



Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү чорында смс-пропуск буенча дачага бару рөхсәт ителгән санны чикләделәр. Республика халкы атнага ике тапкыр шәһәр читендәге йортына бара ала, моның өчен дүрт СМС-рөхсәт алырга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.



dachi


«Дачага ике тапкыр бару өчен дүрт СМС-рөхсәт кирәк, һәр якка бару өчен бер рөхсәт алу күздә тотыла», — диделәр матбугат хезмәтендә.




Элегрәк үз-үзеңне изоляцияләү вакытында татарстанлыларның СМС-рөхсәтләрне дачага чыгу өчен еш рәсмиләштерүләре мәгълүм булган иде. Республика оператив штабы СМС-пропусклар системасына кайбер гражданнар тарафыннан сервистан кирәгеннән артык файдалану аркасында төзәтмәләр кертте.


 
Фото: Владимир Васильев

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар