Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясен Казан музыка көллияте директоры Айрат Җаббаров җитәкләргә мөмкин. “Татар-информ” хәбәрчесенә бу хакта үз чыганаклары аша билгеле булды.
Циркта татар концертлары башланмагае - Филармония директорын шунда күчерәләр дигән хәбәр йөри....
Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясен Казан музыка көллияте директоры Айрат Җаббаров җитәкләргә мөмкин. “Татар-информ” хәбәрчесенә бу хакта үз чыганаклары аша билгеле булды.Әлегә бу мәгълүмат ра...
Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясен Казан музыка көллияте директоры Айрат Җаббаров җитәкләргә мөмкин. “Татар-информ” хәбәрчесенә бу хакта үз чыганаклары аша билгеле булды.
![ksf_2520-01-1280x853](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2018/07/KSF_2520-01-1280x853-e1532087339631.jpeg)
Әлегә бу мәгълүмат расланмаган – филармония хезмәткәрләре бу хакта белмәүләрен әйтә. Әмма бездәге мәгълүмат буенча, яңа директор исеме шушы көннәрдә игълан ителәчәк.
Айрат Җаббаров Казан дәүләт көллиятен 2009 елдан бирле җитәкли. 2000-2009 елларда ул Татарстан мәдәният министры урынбасары иде. Белеме буенча – музыкант. Хор дирижеры белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган.
![](https://tatar-today.ru/wp-content/uploads/2018/07/%D1%84%D0%B8%D0%BB%D0%B0%D1%80%D0%BC%D0%BE%D0%BD%D0%B8%D1%8F1190718.jpg)
Шушы көннәрдә Татар Дәүләт филармониясен 2003 елдан бирле җитәкләгән Кадим Нуруллинның Казан Дәүләт циркы директоры итеп куелачагы билгеле булган иде. Казан циркын 1993 елдан бирле Дамир Шәрифуллин җитәкли иде.
“Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова
Комментарийлар