Цифрлы хезмәт кенәгәсенә үзмәшгульлек турында мәгълүматлар кертелмәячәк
2020 ел башыннан Россиядә цифрлы хезмәт кенәгәсе кертеләчәк, әмма эшмәкәрнең үзмәшгульлеге турындагы мәгълүматны аңа кертмәячәкләр. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат...
2020 ел башыннан Россиядә цифрлы хезмәт кенәгәсе кертеләчәк, әмма эшмәкәрнең үзмәшгульлеге турындагы мәгълүматны аңа кертмәячәкләр. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Пенсия фонды бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова хәбәр итте.

«Эшмәкәрлек эшчәнлеге алып барган гражданнар, ягъни халыкның үзмәшгуль категориясе бүген хезмәт кенәгәсенә мәгълүматлар кертми, киләчәктә дә бу хакта хезмәт кенәгәләренә мәгълүматлар кертелмәячәк», - диде Полякова.
Шәхси эшмәкәр һәм үзмәшгуль кеше үзен эш урыны белән үзе тәэмин итә. Бу хакта мәгълүмат салым һәм Пенсия фондында бар. Мондый эшмәкәрлек эшчәнлеге пенсия хокукларын формалаштыра, иң мөһиме - бары тик законнарда каралган мәҗбүри түләүләрне башкару.
«Россия Пенсия фондына иминият кертемнәре шартларында эшмәкәрнең Пенсия хокуклары формалаша, әмма бу хезмәт килешүе кысаларындагы эш түгел», — диде спикер.
- 1 гыйнвардан гамәлгә керәчәк цифрлы хезмәт кенәгәсе хезмәткәрләргә үз эшчәнлеге турындагы мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк, ә эш бирүчеләргә һәм дәүләт органнарына цифрлы кадрлар исәбен алу мөмкинлекләрен ача. Шулай ук хезмәт эшчәнлеге турында төгәлсез мәгълүматлар саны да кими, дистанцион рәвештә эшкә урнашу һәм шәхси счет мәгълүматлары буенча пенсия рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Комментарийлар