Чынга ашмаган хыяллар: Фәрит Яруллинның фаҗигале язмышы
Фашизм идеологиясе бар милләтләрнең рухи байлыкларын, сәнгатен, талантлы шәхесләрен изү, таптау, юкка чыгару адымы булды. Татар халкы да читтә калмады — без бик күп талантлы шәхесләребезне югалттык. А...
Фашизм идеологиясе бар милләтләрнең рухи байлыкларын, сәнгатен, талантлы шәхесләрен изү, таптау, юкка чыгару адымы булды. Татар халкы да читтә калмады — без бик күп талантлы шәхесләребезне югалттык. Алар арасында композитор Фәрит Яруллин да бар.
Фәрит Яруллинның таланты, горур симфониялары, балетка язган көйләре калды.
***
Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы 1938 елның октябрендә: «Татар дәүләт опера театры дигән атама биреп, Казанда татар милли опера театры оештырырга», — дигән карар чыгара.
Ике елдан соң, 1940 елның 30 августында Татарстан өлкә комитетының «Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы үткәрү турында» махсус карары басылып чыга, анда Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты да куелырга тиеш була. Мәскәүдән килгән комиссия декада репертуарына кертелгән «Алтынчәч» (Нәҗип Җиһанов) операсын, аннары «Хуҗа Насретдин» (Җәүдән Фәйзи) комедиясен кабул итә.
1941 елның июнь ае. Декадага барырга тиешле әзерлекләрнең кызу вакыты бу. Урамда җәйнең иң рәхәт мизгеле: иртәнге салкын җил исә, сандугачлар тавышы күңелгә ниндидер рәхәтлек сала кебек, һавага карасаң, бөтен дөнья сыярлык азатлык хисе. Тик сәхнәдәш дуслар бу матурлыкны күрми, алар бөтен җаннары белән эштә, бер-берсе белән туктамыйча декадага барасы спектакльләр турында сөйләшәләр, бәхәсләшәләр. Репетицияләр аларга авырлыксыз бирелә, аларның күңелендә ниндидер дәрт, моң уйный. Аларга бу дәртне бернәрсә дә вата, җимерә алмаячак кебек тоела…
22 июнь якынлаша, бу датаны Фәрит инде күптән көтә, чөнки «Шүрәле» балетының фортепиано варианты нәкъ менә шушы көнне тыңланырга тиеш.
Егерме беренче июньнең кичке сәгать тугызлары… Фәрит кич буе, бик озак итеп үзе язган «Шүрәле» балетының ноталарына карап утыра, аның эчке дөньясы, декаданы оештыручы комиссиянең иртәгә «Шүрәле”не тыңлавына нык шатлана иде… Сәгать унберенче яртылар тулып килә. Фәрит чәйдән соң, «Совет» кунакханәсенең ачык тәрәзәсе янына чыгып, нигәдер озак итеп карап торды. Урамда шундый тыныч, кешеләрнең йөзләрендә шатлык, бу ачык тәрәзәдән Фәритнең күзләренә күренгән барлык кешеләр үз теләкләренә ирешкән, иң бәхетле адәм балалары кебек күренәләр иде. Бу уйларны бөтен урамга таралган тәмле икмәк исе генә бүлә… Фәритнең теләкләре дә иртәгә тормышка ашачак! Ул «Шүрәле» балетын декадага алачакларына бөтен күңеле белән ышана!
Бу теләкләр 22 июньнең таңында юкка чыкты… Сугыш…
Декада эшләре туктый. Казан ниндидер авыр уйга бата, «Совет» кунакханәсенең ачык тәрәзәсеннән әле берничә көн элек күренгән шәһәрнең яме Фәриткә инде күренми: урамда тынлык, кешеләрнең йөзләрендә авыр уйлар. Тиздән Казанда госпитальләр ачыла, әле күптән түгел «Шүрәле» балетын иҗат иткән кунакханәдә хәзер инде яралыларның ыңгырашу, үлем авазлары ишетелә… Яруллин сугышның куркынычлыгын коточкыч ыңгырашу авазларыннан аңлый.
Тиздән алар хатыны Галина Сачек — Яруллина белән Зур Галактионов урамындагы фатирга күчәләр.
2 июль Казанда бик яңгырлы, караңгы көн була. Фәриткә бу көн өметсез кебек күренә иде. Шуның хәтле күңел тынычсызлыгын аның әле беркайчан да сизгәне юк кебек. Көннән-көн арткан өметсезлектә сугыш кына гаепле. Бөтен дөньяга шуның хәтле караңгылык тараткан өчен, Фәрит аны үзенең шәхси дошманы итеп күрә башлый. Бу сугышны аның үз иҗаты белән җиңәсе килә, тик тормыш аның йомшак бармакларына рояль урынына мылтык тоттыра…
1941 елның 24 июлендә Фәрит Яруллинга хәрби комиссариаттан чакыру кәгазе килә. Сугыш якыная… Фәритне бу явыз сугыштан саклап калып була иде бит! Композиторлар союзы рәисе Н.Җиһанов һәм театр директоры И.Әүхәдиев тылда калдырыр өчен талант ияләре исемлеген җыялар, Яруллинга анда урын табылмый… Нигә? Ул бит талантлы композитор, татарның беренче милли балетын тудырган, татар моңына яңа сулыш керткән шәхес!
Рашат Низамиев үзенең «Фәрит Яруллин» дигән китабында бу турыда болай дип яза: «Тарихта мәгълүм нәрсә: илгә сугыш афәте килгәндә беркайчан да барлык кешене берьюлы мылтык астына тыкмаганнар, талант һәм акыл ияләренең күбесе тылда хезмәт иткән. Тыл фронтның дәвамы, ярдәмчесе, аның катнашыннан башка җиңүгә ирешү мөмкин түгел. Сорау туа: ни өчен соң хәтта оркестр составындагы гап-гади музыкантларны, биючеләрне, күренешләрдә катнашучы күпчелек артистларны, күптән түгел оешкан композиторлар союзы әгъзаларын, шул көннәрдә кертелгән тәртип нигезендә, барысын да бронь белән тәэмин иткәннәр, Фәрит Яруллин гына бу хокуктан читтәрәк калган? Бүгенге көнгә хәтле төрлечә аңлату, төрлечә юраулар яши. Хәзер инде моны ачыкларга тырышудан мәгънә юк. Теләк булганда, Фәрит Яруллинны алып калырга мөмкин иде. Ләкин театр һәм композиторлар союзы җитәкчелеге талантны саклап калу мәсьәләсендә тиешле кайгыртучанлык күрсәтмиләр».
1941 елның августында Яруллин хәрби ант кабул итә, дүрт айлык хәрби курслардан соң ул инде сугышның иң кайнар учагында була. Сугышта иң авыр әйберләрнең берсе — ул сагыну хисе. Һәр хатында Фәрит үзенең сагынуы турында яза. Хатыны Галинаны «чәчәк» дип атый ул. «Шүрәле» дә сагындырды үземне», — дип яза.
Җиденче сентябрьдә Галина Сачек — Яруллиннага язган хатында аны «Шүрәле» балеты куелу датасы борчый: «Шулай итеп, «Шүрәле”не 20 сентябрьдә куялар микән? Күңел ышанып җитми җитүен, шулай да өметне өзмик әле. Үз күзем белән бик күрәсем килсә дә, ни хәл итәргә кирәк… «Шүрәле»гә кагылышлы мәкалә-фәлән күренсә, зинһар, миңа җибәрә күр. Бәлкем афишасын да таба алырсың?». Яруллинның һәр язган хатында без «Шүрәле» турында юллар күрәбез.
Беренче сугышларда ук Яруллин каты яралана һәм госпитальгә эләгә. Без моны хатыны Галинага язган хәбәрләрдән укып беләбез: «Хәзер инде хәлем әйбәтләнде. Авыруның эзе кулымда гына калды. Сул җилкәм бераз борчый». Госпитальдән дәваланып чыккач, яшь композиторга кыска вакытка ял алырга рөхсәт бирелә. Консерваториядәге укытучысы Г. И. Литинский моны белеп алып, Ярулинны Мәскәү консерваториясенең дирижерлар факультетына уранаштыру өстендә эшли башлый, төрле җирләргә язып, документлар җибәрә һәм уңай җавап ала. Ләкин ике көн элек Фәритнең кыска отпускы беткән була, ә армия сафларыннан аны инде кайтарып булмый. Язмыштыр инде бу…
1942 елда Галина язган хаттан Фәрит кызы Наилә тууын белә. Шул ук елны язган хатыннан өзек: «Минем кечкенә нарасыем, сине бик нык яратучы әткәеңнән сәлам. Казанга, кечкенәм Наиләгә, фронтта йөрүче әтисеннән».
Тагын бер 1942 елгы хатында мондый борчулы юллар теркәлгән: «Бәгырькәем! Унында язган хатыңны алдым. Матурым, үзеңне рәнҗеткәнем өчен гафу ит. Хыялга бирелеп китүем аркасында шулай килеп чыкты. Бүтән кабатланмас. Театр ремонтта дип язасың. Сезоны кайчан башлана соң инде ул чагында? Театрда «Шүрәле”не берәр вакыт куярга уйлылармы, юкмы? Мин Казаннан киткәннән бирле ичмасам концертта берәр тапкыр өзекләре генә булса да башкарылдымы, юкмы?»
1943 ел, 31 июль. Фәрит Яруллинның Галинага язган безгә мәгълүм булган соңгы хаты: «Сөеклеләрем! 8,15 июльдә язган хатларың килеп җитте. Ярый әле теге хәбәргә ышанмагансың. Андый-мондый хәл була калса, мин бит сиңа теге дөньядан да хәбәр итәчәкмен. Хәзерге көндә, шундый мәхшәр вакытында, госпитальдә-фәләндә ята торган чак түгел. Сводкаларга карап, минем кай җирдәрәк икәнемне чамалыйсың булыр. Әлегә без ут эченнән чыккан идек, шулай да безнең егетләр дошманны ныгытып дөмбәслиләр. Төрле хәлләр булуы ихтимал… Сугыш бит… Ләкин рухи яктан без көннән-көн ныгый барабыз. Кыенлыклар булыр әле: ерткыч, үзенең холкын куып, һаман каршылык күрсәтмәкче, эттән яралган нәрсә. Тик инде безнең кеше һәммә ерткычтан да көчлерәк. Әлегә дусларыма хат язарга вакыт тимәгәнлектән, син инде аларга минем саләмнәремне тапшыр. Кәгазь бетә, адресны язам: Полевая почта, 25562 Г. Кайчагында ачулы булса да, сезне һәрвакыт яратучы Әтиегез…»
Хатларның тексты Р.Низамиевның «Фәрит Яруллин» дигән китабыннан алынды.
Күмелгән урынны белгәч, архивларны торгызып, менә мондый мәгълүматләр табылган: 1943 елның 17 октябре алдыннан Орша шәһәренә зур һөҗүм башлау турында фәрман алына. Фәрит Яруллин үзенең сугышчылары белән Яңа Тухиня авылының көньягына, дөресрәге, зират буена килеп урнаша. Артиллерист Н.Цейтлин, ул көнне дошман авиациясе, 82 дивизия урнашкан районга бомба ударларын шулкадәр көчәйтте ки, су һәм балчык фонтаннары арасында күпләрнең исән калуы икеле иде, дип яза. Әйе, мондый мәхшәрдә күпләрнең исән калуы икеле…
Кырык елдан артык композитор хәбәрсез югалган дип санала. Р.Низамиевның китабыннан өзек: «Сөекле нарасыем!» дигән сүзләрне хатлардан гына укып-ишетеп, әнисенең тугрылыгын күреп үскән Наилә дә, вакытлар узуга карамастан, әтисен эзләүдән туктамый».
Эзләүгә Татарстан Композиторлар Союзы да кушыла, төрле җирләргә, ветераннарга хатлар яза башлый, ил буенча аны фронтта күргән кешеләргә мөрәҗәгать итеп хәбәр сала. Эзләүдә Д. С. Самойлов, Х.Габдрахманов, С. Д. Сурмилло һәм башка шактый күп кеше катнаша. Эшне 19 танк корпусының ветераннар советы рәисе, отставкадагы подполковник М. Н. Тихненко җитәкли. Нәтиҗәдә, 1985 елда шул ачыклана: Смоленск һәм Витебск өлкәләрен азат итү сугышларында, 82 дивизия, 250нче укчы полкының 1942-1943 елларда һәлак булучы офицерлар составы исемлегендә Фәритне табалар. Анда мондый юллар теркәлгән: «Укчы взвод командиры Яруллин Фәрит Заһидулла улы 1943 елның 17 октябрендә һәлак булды. Белоруссия ССРның Витебск өлкәсе Дубровно районы Яңа Тухиня авылы зиратында күмелгән».
Сугыш — ул сукыр, ул синнән кем икәнеңне дә, кайдан икәнеңне дә, өеңдә кем көтүен дә сорамый. Изә, бетерә, юкка чыгара. Яруллинның язмышында гел нәрсәдер җитми кебек, бәлки ул бәхеттер? Язмыш аны гел иң кирәгеннән аерып калдыра: «Шүрәле» балетын күрә алмый, укытучысы сугыштан кайтарырга рөхсәт алгач, ниндидер рәхимсез очрак аркасында фронтта кала, яңа туган баласын сөя алмый, бәхетле ир һәм әти булырга җитешми. Ул гел нәрсәдәндер мәхрүм. Бу талантың өчен сынау, чын шәхеснең язмышыдыр…
…Көзнең искиткеч таңы бүген. Сугыш кырында шомлы тынлык. Фәритнең күңелен нәрсәдер борчый, тик кояшның ерактан чыгып килгән алтын нурлары гына аны тынычландыра. Ул чын күңелдән ышана: «Бу кояш җирне сугыш афәтеннән коткарам дип чыга!» Кинәт бу җан тынычлыгы каядыр юкка чыкты. Фәрит янында ниндидер тавыш… Юк, бу көй түгел, бу дошманның явыз тавышы… Бу тавыш ул язасы килгән, кешене дәртләндерә, ямьләндерә торган көйләр түгел, бу тавыш куркыныч, ул үзе белән кайгы, хәсрәт кенә алып килә! Һәр таңда, һөҗүмгә барганда Фәритнең башында «Шүрәле» балетының аккордлары уйнаган. Аның аны бик күрәсе, Казанга кайтып тыңлыйсы, күңеле белән сизәсе килгән. Бер минут тынлык… Бу хыяллар чынга ашмады. Иртәнге, чыклы, саргаеп килгән чирәм асларында нихәтле моң, әйтелмәгән сүзләр, чынга ашмый калган хыяллар яшеренеп калды…
Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
Соңгы җырым палач балтасына
Башны тоткан килеш языла.
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр булып.
Муса Җәлилнең «Җырларым» дигән шигыре бу. Яруллин гомере сугыш кырында өзелгәч, бер айдан соң — 1943 елның 26 ноябрендә языла алар. Сугышка китәр алдыннан Яруллин белән Җәлилнең «Кызыл Татарстан» газетасына язган «Соңгы көрәшкә» исемле җыры чыннан да соңгы булып чыкты. Муса Җәлил гомере шулай ук бер елдан соң палач балтасыннан өзелә. Алар бер-берсеннән меңләгән чакрым ераклыкта булып, бер үк дошман белән көрәшсәләр дә, бу шигырь юллары аларның икесенең дә көрәш юлын күрсәтә. Чыннан да, аларның гомерләре — моңлы бер җыр иде!
Материал Рашат Низамиевның «Фәрит Яруллин» китабы ярдәмендә язылды.

Фото: Ильяс Хаҗиев, jiganov.tatmuseum.ru/, Рамил Гали, Салават Камалетдинов
Комментарийлар