Логотип «Мәйдан» журналы

Чыгышы белән Казаннан булган җырчы МакSим сәхнәдән китә

Марина Максимова сәламәтлеге какшау сәбәпле, гастрольләргә йөри һәм чыгыш ясый алмый. Шуңа күрә ул билгеле булмаган вакытка отпускага китә. 35 яшьлек җырчының, үз-үзен начар хис итүе аркасында, б...

Марина Максимова сәламәтлеге какшау сәбәпле, гастрольләргә йөри һәм чыгыш ясый алмый. Шуңа күрә ул билгеле булмаган вакытка отпускага китә.
 
35 яшьлек җырчының, үз-үзен начар хис итүе аркасында, берничә шәһәрдә планлаштырылган концертлары булмаячак. Шулай ук ул FIFA җанатарлары фестивалендә чыгыш ясый һәм үзенең туган көнендә иҗатын сөючеләр белән очраша алмады.
Артистның якыннары әлегә төгәл мәгълүмат бирми, шулай да артык борчылырга сәбәп юк дип белдерәләр. Киләчәктә кыз сәхнәгә кире кайтырга да мөмкин, ләкин әлегә моның кайчан булачагын әйтергә кыен.
Җырчы МакSим Казанда туган, ул ТР атказанган артисты исеменә лаек булган.
 

Комментарийлар