Логотип «Мәйдан» журналы

Чүпрәледә яшь шагыйрьләр бәйгесе игълан ителде

Агымдагы елның 16 маенда районда “Яратам сине, Туган ягым” дип исемләнгән яшь шагыйрьләр бәйгесе узачак.Шигырьләр 1 майга кадәр кабул ителә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.Бәйгене район үзәк һәм ба...

Агымдагы елның 16 маенда районда “Яратам сине, Туган ягым” дип исемләнгән яшь шагыйрьләр бәйгесе узачак.

Шигырьләр 1 майга кадәр кабул ителә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бәйгене район үзәк һәм балалар китапханәсе, мәдәният һәм мәгариф бүлеге оештыра.
Шигырь бәйгесендәге җиңүчеләр өч төрле яшь категориясе буенча билгеләнәчәк: 5 - 7 яшьлекләр, 1-4 сыйныф һәм 5-9 сыйныф укучылары.
Бәйгедә катнашу өчен 1 майга кадәр туган як турында үзең иҗат иткән шигырьләрне һәм гаризаларны район балалар китапханәсенә detbibldrz@mail.ru адресына җибәрергә кирәк. Бу хакта тулырак район үзәк һәм балалар китапханәсенә 2-26-49, 2-27-49 телефон номерлары белән шалтыратып белешә аласыз.
 https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/24/179417/

Комментарийлар