Логотип «Мәйдан» журналы

Чүпрәледә сугыш ветеранының медален гаиләсенә 73 елдан соң тапшырдылар

Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында гомер кичерүче Зөбәйдә апа Зәйдуллова әтисе Ибраһим абыйның "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнүе хакында хәбәрдар була. Әмма бүләкне кулга алу өчен сугыш бетеп, 7...

Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында гомер кичерүче Зөбәйдә апа Зәйдуллова әтисе Ибраһим абыйның "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнүе хакында хәбәрдар була. Әмма бүләкне кулга алу өчен сугыш бетеп, 73 ел вакыт узарга кирәк булган, дип яза җирле "Туган як" газетасы.
2840 Фото: chuprale-online.ru
Ибраһим Миңнебай улы Хәлилов Кече Чынлы авылында 1915 елда туа. Сугышка кадәр ул, төрле хезмәтләр башкара, колхозда комбайнчы булып эшли. Тормыш иптәше Әделниса апа белән дөньяга 6 бала тудыралар, шуларның бары тик 2 кыз баласы гына исән кала.
Ибраһим абый сугышка беренче көннәреннән үк -1941 елның июнь аенда китә. Авыл хезмәте белән чыныгп үскән ир-атны хәрби әзерлек ( төз ату) курсларында укыталар. Райондашыбыз үзен төз ату буена оста солдатларның берсе итеп күрсәтә, шулай итеп, фронтта снайпер буларак хезмәт итә башлый. Үзенә тапшырылган заданиеләрне төгәл үтәгәне һәм оештыру сәләте булганы өчен 1943 елның 8 июнендә ул "Батырлык өчен" медаленә лаек була. Шушы ук елны нәкъ бер айдан соң, бер атна эчендә 9 фашист солдатын һәм офицерын юк иткәне өчен 8 июльдә "Кызыл йолдыз" ордены белән дә бүләкләнә. Әмма биш көн үткәннән соң, 1943 елның 13 июлендә ул үзе вафат була. Ибраһим абый Белград өлкәсе Шебенский районында җирләнгән.
Батыр йөрәкле чүпрәленең медаль белән бүләкләнүе хакында гаиләсенә соңрак хәбәр итәләр билгеле. Әмма бүләк үзе кайтып җитми. Быел аны ветеранның оныклары архивлардан эзләтеп, Мәскәүгә кадәр хат язалар. Шулай итеп, Ибраһим абыйның сугыш кырларында бүгенге аяз тормыш өчен күрсәткән батырлык бүләге ниһаять, гаиләсенә, балаларына кайтып иреште.
Әлеге мизгелне Кече Чынлы авылы халкы тантаналы чара белән билгеләп үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, Буа һәм Чүпрәле районнарының хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, "Цильна" җәмгыяте (җитәкчесе Барис Гафуров, авыл җирлеге, мәдәният йорты, мәктәп укучылары, балалар бакчасы һәм дә ветеранның гаиләсе катнашында авыл уртасындагы монумент каршында Ибриһим Хәлиловның, аның белән фронтта булган чордашларын, авылдашларының батырлыкларын искә алдылар, бүләкне тапшырдылар.
Зәбәйдә апа әтисез, ятимлек михнәте белән тулы булган балачагын искә алып сөйләде. Әтисен олылап әлеге чарага килүчеләргә, оештыручыларга рәхмәт белдерде. Быел аңа 80 яшь тула. Тормыш иптәше Расыйхы белән тигез, тату гомер кичерәләр, уллары Фәрит, киленнәре Фәридә карамагында яшиләр. Башка балалары читкә китеп урнашкан. Хәлиловлар нәселен 9 онык, 4 оныкчык дәвам итә.
Әйе, кайтмаганнар күпләр яу кырыннан. Кече Чынлы авылыннан да 1010 кеше китеп, шуның каймаучы 458 арасынннн берсе ул - Ибраһим абый Хәлилов. Тик батырлык онытылмый, аның исеме данга төрелеп, бүген туган ягына барыбер әйләнеп кайтты һәм бу тормышта эзле яшәүнең барлыгын һәркемгә искәртте.

Комментарийлар