Логотип «Мәйдан» журналы

Чүпрәле студенты дәүләт стипендиясенә лаек булды

Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы Түбән Кама агросәнәгать көллияте базасында үткәргән “Җиңел автомобильләргә хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау” компетенциясе буенча республика “Worldskills” чемпионатын...

Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы Түбән Кама агросәнәгать көллияте базасында үткәргән “Җиңел автомобильләргә хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау” компетенциясе буенча республика “Worldskills” чемпионатында 27 һөнәри белем бирү оешмасыннан студентлар катнашты. Анда Чүпрәленең күп тармаклы технологияләр техникумы вәкиленә бәхет елмайды, дип белдерә районның “Туган як” газетасы.
clipboard4006
Ярышта 6 модуль буенча билгеләнгән биремнәрнең үтәлешен милли эксперт Руслан Нәбиев җитәкчелегендә сертификацияле экспертлар тикшерде. Катнашучыларга идарә итү системасы һәм подвеска, тормоз системасы, электр һәм электрон система, тизлек күчерү тартмасы һәм двигатель модульләре буенча имтихан тотарга туры килде. Барлык биремнәрне дә югары билгегә тапшырып, Чүпрәленең күп тармаклы технологияләр техникумының III курс студенты Ильяс Яфизов җиңү яулады. Хәзер ул Казанда үтәчәк төбәк чемпионатында республика данын яклаячак. Аңа Татарстан Республикасы Президенты Указы белән 2016-2017 уку елында махсус дәүләт стипендиясе бирү каралды, диелә язмада.

Комментарийлар