Логотип «Мәйдан» журналы

Чүпрәле кызы академик ишкәк ишү буенча халыкара ярыштан көмеш медаль белән кайтты

Июнь башында Мәскәү шәһәрендә "Олы Мәскәү регатасы" академик ишкәк ишү буенча халыкара ярышлар узды. Фото: chuprale-online.ruЧарада төрле илләрдән 900дән артык спортчы көч сынашты. Шулар арасында Рос...

Июнь башында Мәскәү шәһәрендә "Олы Мәскәү регатасы" академик ишкәк ишү буенча халыкара ярышлар узды.
010 Фото: chuprale-online.ru
Чарада төрле илләрдән 900дән артык спортчы көч сынашты. Шулар арасында Россиядән Татарстан Республикасы данын яклап,Чүпрәле районы Шланга авылы кызы Раилә Сатдинова да катнашты, дип яза "Туган як" басмасы.
2 км араны Раилә 14 минут, 42 секундта узып, ярышның көмеш призеры исеменә лаек булды.
Әйтергә кирәк, Чүпрәле спортчысы мондый төр ярышларда икенче тапкыр катнаша. Үткән ел ишкәк ишүдә 1 нче урынны алган иде. Раилә ярышларга тренеры Мәсхүт Гайнетдинов белән әзерләнә. Якын арада алар ишкәк ишү буенча Россия чемпионатында көч сынарга планлаштыралар.

Комментарийлар