Чүп үләне димәгез әле шуны!
Яшь чагында җыеп калыгыз. Кычытканның файдасы күп икәнен беләбез. Аны ничек файдаланырга соң? Кычытканның яфраклары витаминнарга, аерым алганда, аскорбин кислотасына һәм каротинга, шулай ук К, В2, В3...
Яшь чагында җыеп калыгыз. Кычытканның файдасы күп икәнен беләбез. Аны ничек файдаланырга соң?
Кычытканның яфраклары витаминнарга, аерым алганда, аскорбин кислотасына һәм каротинга, шулай ук К, В2, В3 витаминнарына бай. Моннан тыш, яфракларында органик кислоталар, крахмал, шикәрләр, хлорофилл, шулай ук камедь, тозлар һ.б. бар.
Кычытканның чагу үзлеге - төкчәләрнең тукыма сутындагы кырмыска кислотасыннан.
Кычыткан яфраклары көлендә 6,3 процентка кадәр тимер оксиды бар.
Кычытканда К витамины һәм дуплау матдәләре күп булганлыктан, ул кан китүне яхшы туктата. Аннан әзерләнгән сыек экстракт яки төнәтмә даруханәләрдә сатыла.
Кычытканны гипо- һәм авитаминозларны, атеросклерозны дәвалау һәм профилактика чарасы буларак файдаланалар.
Бу үсемлек ярдәмендә азканлылыкны дәвалыйлар, чөнки ул гемоглобинны күтәрә һәм эритроцитларны арттыра.
Яфракларының төнәтмәсе кандагы шикәрне киметә.
Кычыткан төнәтмәсе бала имезүче хатыннарда сөт килүне арттыра.
Көнкүрештә кычытканны ярсытучы радикулит, буыннар авыртуы вакытында кулланалар. Кайчак авырткан урыннарны ике-өч көнгә бер тапкыр яшел кычыткан белән «чагу» киңәш ителә. Матурлык өчен файдасы бар.
Болгариядә чәч коелуга каршы 0,5 л суга һәм 0,5 л уксуска 100 г вакланган кычыткан яфраклары исәбеннән әзерләнгән кайнатма кулланалар. Аны 30 минут кайнаталар, сөзәләр һәм кичен йоклар алдыннан шуның белән башны юалар (шампуньсез генә).
Франциядә, чәчне ныгыту өчен, кычытканны менә болай кулланалар: 1-2 атнага бер тапкыр юганнан соң башны чылаталар һәм тирене яфраклар төнәтмәсе белән ышкыйлар. Аны әзерләү өчен 1 аш кашыгы вакланган кычыткан алалар, аңа 1 стакан кайнап торган су салалар, чәй кебек төнәтәләр, суынгач, сөзәләр.
Яңа җыеп юылган һәм бераз кипшенгән яфракларыннан җыерчыкларны бетерүгә булышучы, битне йомшак һәм бәрхет сыман итүче битлек ясыйлар. Иттарткычта туралган 50 г яфракка бер аш кашыгы бал салалар, болгаталар һәм юка гына итеп биткә, муенга ягалар, 25-30 минут сөлге белән каплап торалар. Шуннан соң битлекне кайнаган җылы су белән юып төшерәләр һәм биткә, муенга крем сөртәләр. Яз һәм көз көне 10-12 тапкыр шундый битлек ясау тән тиресен ел буена менә дигән итә.

Комментарийлар