![3b6af795c837f382ee41c063862f76bc_XL](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2016/06/3b6af795c837f382ee41c063862f76bc_XL.jpg)
Бәйрәмдә 100гә якын фольклор коллектив чыгыш ясады. “Чуаш батыры”, “Чуаш гүзәле” бәйгеләре уздырылды. Шулай ук кәрҗин үрү, агачта уеп бизәк ясау, баш киемнәре һәм бизәнү әйберләре әзерләү буенча мастер-класслар үткәрелде.
Чуаш халкын котларга Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Чуашия республикасы делегациясе килгән иде.
– Республикабызның тугандаш халыклары арасында чуашлар сан буенча өченче урынны алып тора. Бу – үз традицияләрен саклап килгән, бик тырыш һәм кунакчыл халык. Аларның милли киеме, туган телләрендәге җыр-биюләре – болар барысы безнең уртак тормышыбызның нигезе, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Шулай ук бу көнне ул яңа төзелгән йортларның булачак фатир хуҗаларына ачкычлар тапшырды.
Чуашлар өчен быелгы яңалыклар: җыр һәм сәнгать салоны, "Чуаш мәдәнияте дөньясы" исемле әдәби кунакханә, чәй аланы, Умартачы йорты һәм Аучы утары ачылу булды.
Комментарийлар