Логотип «Мәйдан» журналы

Чияне төше белән кайнатырга ярыймы?

Кышкылыкка әзерләнгән ризык зыянсыз булсын.Кышкылыкка банка япканда, бары тик яңа җыелган һәм сыйфатлы җиләк-җимеш, яшелчә кулланырга кирәк. Кайбер хуҗабикәләр яшелчәләрнең бозыла башлаган урынын кисе...

Кышкылыкка әзерләнгән ризык зыянсыз булсын.
21e4441f35487cc8e917cc80db7c3cdaКышкылыкка банка япканда, бары тик яңа җыелган һәм сыйфатлы җиләк-җимеш, яшелчә кулланырга кирәк. Кайбер хуҗабикәләр яшелчәләрнең бозыла башлаган урынын кисеп ташлап, кайнатырга яки пешерергә утырта. Белгечләр аңлатуынча, бозыла башлаган җимешләрдә микотоксиннар барлыкка килә, алар кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Шунысы да бар, бу канцерогеннар аларны озак кайнатканда да бетми.
Чия, абрикос, персик кайнатмалары ясаганда, аларның төшен алып ташларга, яисә андый кайнатманы тиз вакыт эчендә ашап бетерергә кирәк. Бу җимешләрнең төшләрендә амигдалин матдәсе бар, ә ул организмга эләккәч, агулы синиль кислотасына әйләнә. Кайнатма озаграк сакланган саен аңа агуның күбрәк күчү куркынычы бар.
 
Фото: kleo.ru

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Chiyane-t-she-bel-n-kaynatirga-yariymi-359823/ сайтыннан алынды

Комментарийлар