Чит илләрдән компьютер программалары алучыларга штраф салырга тәкъдим ителә
Русиядә 2016 елның 1 гыйнварыннан чит илдән компьютер программалары алу тыелган, әмма оешмалар хөкүмәтнең бу күрсәтмәсен үтәми.Икътисад, элемтә, сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары Интернетны үстерү инс...
Русиядә 2016 елның 1 гыйнварыннан чит илдән компьютер программалары алу тыелган, әмма оешмалар хөкүмәтнең бу күрсәтмәсен үтәми.
Икътисад, элемтә, сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары Интернетны үстерү институты белән бергә президентка хөкүмәт күрсәтмәсен бозучыларны штрафка тартырга кирәклеге турында проект әзерләп тапшырды, дип яза Коммерсант. Җәза 30 мең сум булырга мөмкин.
Хакимиятләрнең чит ил компьютер программаларын сатып алуны тыю карары хәтта дәүләт корылышларында да үтәлми. 2016 елның 1 гыйнварыннан импортка алмашка Русиядә җитештерелгән программалар булганда, андыйларны чит илләрдән алу тыела. Бу күрсәтмәгә Финанс министрлыгы һәм Федераль антимонополия хезмәте каршы чыккан иде.
Европа бизнеслары берләшмәсе иң зур IT ширкәтләренең Русия базарыннан китәчәге турында кисәтте.
Комментарийлар