Логотип «Мәйдан» журналы

Чистай егете җәяү Петербургка юнәлгән

Казанда яшәүче 23 яшьлек Чистай егете Зөлфәт Вәлиуллин Санкт-Петербургка җәяүле сәяхәткә юнәлгән. Үзенең планнары турында ул социаль челтәрдәге “ВКонтакте “ битендә хәбәр иткән. Егет кичә Татарст...

Казанда яшәүче 23 яшьлек Чистай егете Зөлфәт Вәлиуллин Санкт-Петербургка җәяүле сәяхәткә юнәлгән. Үзенең планнары турында ул социаль челтәрдәге “ВКонтакте “ битендә хәбәр иткән.
 
Егет кичә Татарстан башкаласыннан чыгып киткән һәм бүген иртән Югары Ослан районының Гаврилково авылына җиткән. Сәяхәтчегә, үз исәбе буенча, кимендә 1402 километр юл үтәсе була. Юл, Мәскәү аша бара калса, тагын да ераграк булачак. Соңгы маршрутны ул Түбән Новгородта ачыклаячак.
“Яңа Чишмә хәбәрләре” хәбәр итүенчә, Вәлиуллин әлеге сәяхәткә 2014 елда Стәрлетамактан Илдар Сәйфуллинның Петербургка велосипедта юлга чыгуы рухландырган. Велосәяхәтче юл уңаенда ул чакта Чистайда яшәгән егетләрдә кунган булган.
 
Фото: https://pixabay.com
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/08/169297/

Комментарийлар