Логотип «Мәйдан» журналы

Чистай башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләделәр

Чистай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе итеп Илдар Рәхимов билгеләнде. Ул вәкаләтләрен вакытыннан алда туктаткан Александр Заиконников урынын алды. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә. Яңа җитәкче ис...

Чистай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе итеп Илдар Рәхимов билгеләнде. Ул вәкаләтләрен вакытыннан алда туктаткан Александр Заиконников урынын алды. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә. Ð§Ð¸ÑÑ‚ай башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләделәр<br>
Яңа җитәкче исеме Чистай шәһәр советының чираттагы 33нче утырышында билгеле булды. Башкарма комитет башлыгы вазифасына ике кандидат – Илдар Рәхимов һәм Евгений Юртаев дәгъва кылды.
Ачык тавыш бирү нәтиҗәсендә Чистай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе итеп Илдар Рәхимов сайланды. Парламентарийлар бертавыштан яңа җитәкчене хуплап тавыш бирделәр. Бушаган вазифага конкурс игълан ителде.
Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов Илдар Рәхимовны котлады һәм эшләрендә уңышлар теләде. Шәһәр башкарма комитетының яңа сайланган җитәкчесенә шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков үз теләкләрен белдерде.
Илдар Рәхимов 1980 елда туган. Казан эшмәкәрлек һәм хокук институтын «Оешма менеджменты», Кама дәүләт инженер-икътисад академиясен «Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше» белгечлеге буенча тәмамлаган. Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары булып эшләгән. Өйләнгән, өч бала тәрбияли.

  • «Татар-информ» 11 февральдә Александр Заиконников вакытыннан алда вәкаләтләрен туктатуын хәбәр иткән иде. Тикшерү фаразлары буенча, 2017-2018 елларда Заиконников «Тесла» компаниясе белән Чистай шәһәрен төзекләндерү һәм урамнарны җыештыруга килешүләр төзегән. Башкарылган эшләр турындагы актларга кул кую өчен компания җитәкчелеге Заиконниковка 880 мең сум акча биргән.


Фото: chistopol-rt.ru

Комментарийлар