Логотип «Мәйдан» журналы

Чишмә белән әлифба

Минем өчен тормышта ике нәрсә гомер буе могҗиза булып сакланып килә: берсе – Чишмә, икенчесе – Әлифба.

Аларны бер генә кеше дә уйлап чыгара алмый, алар дөньяга үзләреннән-үзләре туалар һәм шулай гомер буе яшиләрдер кебек тоела иде миңа. Өстәвенә алар икесе дә сусауны басу өчен яратылган: Чишмә – суга сусаганны, Әлифба – белемгә сусаганны.
Чишмә белән Әлифба турындагы уйлар миңа Арча педучилищесында безгә татар телен укыткан укытучыбыз Рәмзия апа Вәлитова турында уйлагач тудылар. Педагог һәм Әлифба авторы булганчы, Рәмзия апа зур юл узган. «1922 елның пионеры мин»,– дип бик тә горурланып әйтергә ярата иде Рәмзия апа безне укыткан елларны. Бу очракта да Чишмә сүзе Рәмзия апага туры килә: Бөтенсоюз яшь ленинчылар оешмасы оешкан елны ук пионерга кергән ул. Ул моның белән үзен бик тә бәхетле саный, без тормышыбызны Чишмә башыннан башладык, ди. Әмма аның бәләкәйдән үк саклап йөрткән кайгысы да бар: 1921 елгы ачлыктан аның әти-әнисе үлә. Совет власте сигез яшьлек баланы ятимнәр йортына ала, муенына кызыл галстук тага, белем алырга, бәхетле булырга ирек бирә.
Боларның барысы Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә була. 1928–1931 елларны үсмер кыз Рәмзия, педагогия техникумын тәмамлап, Стәрлебаш авылында балалар укыта башлый. Анда пионер оешмасы оештыра. Ул чагында «Коммунистик балалар оешмасы» дип исемләнгән оешманың рәисе, ягъни председателе була. Татарстанда чыга торган «Яшь ленинчы» газетасын үзенең пионерлары арасында тарата.
1934–1937 елларда Рәмзия Вәлитова, Казан педагогия институтын тәмамлап, Арча педагогия училищесына татар теле, әдәбияты укытучысы итеп җибәрелә.
Әнә шул көннән башлап пенсиягә чыкканчы, ягъни 1969 елга чаклы, ул Арча педаго- гия училищесында булачак укытучыларны тәрбияли. Утыз ике ел буена әзерли ул аларны. Бу үзе генә дә һәркемне сокландырырдай озын гомер, һәркемне таң калдырырдай зур хезмәт! Мин аның нинди әйбәт укытучы булганлыгын ак кәгазь бите янына утырган саен искә төшерәм. Ул бездә туган телебезгә, Тукай мирас итеп калдырган телгә мәхәббәт уятты. Телнең грамматикасына, синтаксисына өйрәтергә мөмкин, дөрес итеп нокталы өтер куярга өйрәтергә мөмкин, әмма туган телгә карата мәхәббәт тәрбияли алмасаң, өйрәтеп йөргәннәрем бушка китте дип исәплә. Теле булмаган язучыны, телгә битараф калган язучыны мин начар педагогтан, телгә үзе дә формаль караган, битараф караган педагогтан белем алган язучы дип саныйм.
Туган телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли алган укытучы– бәхетле укытучы ул. Кеше рухын тәрбияли алган укытучы ул. Рәмзия апаны мин әнә нәкъ шундый укытучы дип саныйм һәм шуңа күрә дә без, аның шәкертләре, аңа карата күңелебездә рәхмәт хисе саклап йөрибез. Аны хөрмәтләп баш иябез.
Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы, Рәмзия Гыйлаҗ кызы Вәлитовага «Татарстанның атказанган укытучысы» дигән данлы исем биреп, аның утыз елдан артыкка сузылган педагоглык хезмәтен зурлады.
Сүзне мин «Чишмә белән Әлифба» дип башлаган идем.
Чишмә турында инде сөйләдем. Рәмзия апаның тау-ташлар актарып чыккан саф сулы чишмә шикелле гел яктыга омтылуы, илебез биргән белемне үзендә генә калдырмыйча, меңләгән балага күчерүе – бу үзе үк инде саф суы белән кешеләрнең сусынын баскан Чишмә образын хәтерләтә.
Рәмзия апаның хезмәте балаларга белем бирү белән генә чикләнми. Шул хезмәте белән бергә ул мәктәпләргә кирәкле күп кенә дәреслекләр язды. Арча педагогия училищесы укытучысы, гомер юлдашы Сәләй ага Вагыйзов белән бергәләп Рәмзия Вәлитова си- гез китап иҗат итте. Аларның бу эшкә никадәр җаваплы караганлыгын бер мисал белән исбатлый алам. Моннан берничә ел элек балалар әдәбияты һәм сәнгатенә багышланган берләштерелгән пленумда мин башлангыч мәктәпләр өчен чыгарыла торган кайбер дәреслекләрдә әдәби әсәрләрдән өзекләр югары таләптән чыгып сайланмаганлыгын әйтеп узган идем, ул хакта пленум отчёты газетада да басылган иде. Берничә көн узуга, Сәләй ага белән Рәмзия апа, гаять дәрәҗәдә борчылып, минем янга килеп җиттеләр. Нәрсә турында сүз барганлыгын кат-кат, төпченеп-төпченеп сораштылар, мин сүзнең алар әзерләгән китаплар турында түгеллеген әйтсәм дә, тынычлана алмыйча, Арчага кайтып киттеләр. Шуннан соңгы чыккан китапларда мин аларның тагын да зуррак таләпләр куеп эшләгәннәрен күрдем. Менә бу ичмасам хезмәт! Моңардан барыбызга да үрнәк аласы бар.
Рәмзия Вәлитова белән Сәләй Вагыйзов чыгарган китаплар арасында минем үземне иң нык дулкынландырганы – Әлифба.
Әлифбаны кулга тоту белән, мин кояш нурында җемелдәп яткан карлы яланнарны, капка-коймаларны күмеп киткән бураннарны, язгы гөрләвекләрне, мәктәп коридорына килеп керү белән көйләп-көйләп китап укыган балаларның класстан ишетелгән тавыш- ларын искә төшерәм. Бала чагым, мәктәп елларым, газиз укытучыларым мәңге онытылмаслык булып күңелемдә яңара.
Бала чагымның якты көннәрен кабат искә төшергәннәре өчен дә Әлифба авторларына мең-мең рәхмәт әйтәсем килә минем. Шушы Әлифбаны укып күзләре ачылган меңләгән, ун меңләгән бала, еллар узгач, зиһеннәре арта төшкәч, Рәмзия апа белән Сәләй агага, минем кебек үк, рәхмәт әйтерләр әле дип ышанам.
Эшләгән эшең өчен рәхмәт ишетүдән дә зуррак бәхет бармыни дөньяда?!
1975–1978

Гариф АХУНОВ

 

Фото: Гариф Ахунов «Хәзинәле гомер» китабыннан

 

Комментарийлар