Логотип «Мәйдан» журналы

Чирмешәндә сарыкларны "электрон көтүче" саклый

Татарстанның Чирмешән муниципаль районында Кармыш авылында сарыклар көтүен саклау өчен "электрон көтүче"дән файдаланалар. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте...

Татарстанның Чирмешән муниципаль районында Кармыш авылында сарыклар көтүен саклау өчен "электрон көтүче"дән файдаланалар. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
5691 Фото: agro.tatarstan.ru
"Җайланманы Белоруссиядән кайтарттык, чыбыкүткәргечләр озынлыгы 50 километр тәшкил итә. Таякларын кыштан ук үзем әзерләгән идем. Җайланма кайтып җитүгә, без авылдашлар белән авыл җирлеге Советы тарафыннан бүлеп бирелгән территорияне тотып алдык. Бүген утарда сиксәнләп сарык бар", – дигән Хәмит Шәмгунов.
Хәмит Шәмгунов хуҗалыгында 30 баш сарык бар. "Сарык үрчетү белән шөгыльләнү табышлы, сарык итенә ихтыяҗ һәрвакыт бар. Алга таба терлекләр санын арттыруны планлаштырам", - дип сөйләгән ул.

Комментарийлар