Логотип «Мәйдан» журналы

Чирмешәндә бәрәңге елга ике тапкыр өлгерә

Быел Чирмешәндә йорт каршындагы бакчада, ягъни бер урында ике тапкыр уңыш җыярга насыйп булды, дип хәбәр итә “Безнең Чирмешән” газетасында.Башта суган үскән туфракка 21 июльдә бәрәңге орлыклары “төрте...

Быел Чирмешәндә йорт каршындагы бакчада, ягъни бер урында ике тапкыр уңыш җыярга насыйп булды, дип хәбәр итә “Безнең Чирмешән” газетасында.
Clipboard53
Башта суган үскән туфракка 21 июльдә бәрәңге орлыклары “төртеп“ куйдык. Гади орлык бәрәңгесе бераз үргән иде, шуңа күрә 10 көннән баш та чыгардылар. Эссе булганга, җәен нык кыздырды, сабаклар тиз үсте. Су да сипкәләп тору ярагандыр. Соңрак, яңгырлар ешайгач, бу мәшәкатьтән дә котылдык. Яшел сабакларга коңгызлар килмиме инде, агу да сиптерергә туры килде.
Быел, ни гаҗәп, хәтта сентябрьдә дә җирдә кырау булмады, әмма һава температурасы нык суынды. Ә дүшәмбегә каршы төндә туңдыргач, бәрәңге сабаклары шәлперәеп төште. Тагын ни көтәсе дип, 80 көннән бәрәңгебезне алырга булдык. 15 төптән бер зур чиләк уңыш чыкты. Бәрәңгеләребезнең күбесе бик эре булып үскән, кызылы да, сарысы да рәхәтләнеп кырырлык. Кабыклары ныгып килә. Тагын ике атна җылы булса, билгеле, зураерлар иде дә, көз үзенекен итә шул. Суганны алу белән иртә өлгерешле орлык чәчкән-утырткан рәвештә, алар тәмам чын товарга әверелергә мөмкин.
...Бу атнада кунаклар килергә тиеш. Килсеннәр, яңа уңыш бәрәңгесе белән сыйларбыз, әле ул шулпага да кала. Алар бетсә, сарай артында тагын 15 төп бәрәңге үсә. Суык аларның да сабакларын изрәтте. Бәлки, җир туңмаган, кара туфракта дым бар бит әле, бәрәңгеләр тагын зураер. Экспериментны дәвам итәбез, диелә язмада.

Комментарийлар