Логотип «Мәйдан» журналы

Чирмешән районында савым сыеры асраучыларга 6 миллион сумга якын субсидия акчасы күчерәләр

Шәхси хуҗалыкларда мал тоту чыгымнарын өлешчә кайтару максатыннан, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша бирелүче субсидияне савым сыерлары хуҗаларының исәп-хисап счетлар...

Шәхси хуҗалыкларда мал тоту чыгымнарын өлешчә кайтару максатыннан, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша бирелүче субсидияне савым сыерлары хуҗаларының исәп-хисап счетларына күчерә башладылар, дип хәбәр итә “Безнең Чирмешән“ газетасы.
5
Чирмешән районында 979 хуҗалыкта 1890 баш савым сыеры асрала, алар 5 миллион 980 мең сум дәүләт ярдәме ала.
Иң күп “сөтлебикә” Чирмешән авыл җирлегендә. Мондагы авылларда 104 хуҗалыкта 237 баш савым сыеры бар. 57 хуҗалыкта – берәр, 26 йортта – икешәр, 21ендә өч һәм аннан күбрәк сыер асрыйлар. Түбән Кәминкә авыл җирлегенә керүче Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә авылларында да шәхси хуҗалыкларда сыерлар күп – 88 хуҗалыкта алар 225 баш ук. Әлеге мал хуҗаларының исәп-хисап счетына 770 мең сум акча күчерелгән. Күтәмә авыл җирлеге районда иң аз мал тотучы булып “таныла”, монда нибары 21 баш савым сыеры бар. Түбән Кармалка авыл җирлегендә алар 26 баш, Бәркәтәдә – 36.
Районда 508 йортта савым кәҗәләре асрыйлар, аларның баш саны 886га җиткән. Озакламый бу мал хуҗаларына да субсидия акчалары күчереләчәк.
Ат хуҗаларының азык сатып алган акчалары да өлешчә субсидияләнәчәк, аларга әлегә документлар җыела.

Комментарийлар