Логотип «Мәйдан» журналы

Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында укучы кызлар үзләрен урлаулары турында хәбәр итәләр

Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылыннан, 112 номерына, уйнап бер шалтырату район полиция хезмәткәрләрен генә түгел, Самара өлкәсенең хокук сакчыларын да “аякка бастыра”. Фото: Кадрия ГамироваКич урамга...

Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылыннан, 112 номерына, уйнап бер шалтырату район полиция хезмәткәрләрен генә түгел, Самара өлкәсенең хокук сакчыларын да “аякка бастыра”.
07-54 Фото: Кадрия Гамирова
Кич урамга чыккач, 8 класс кызлары шаяртып алырга уйлыйлар һәм бердәм диспетчерлык хезмәтенә, 112 номерын җыеп, аларны урлап китүләре турында хәбәр итәләр. Ә үзләрен бөтенләй башка кеше итеп таныштыралар, күңелләренә килгән исем-фамилия әйтәләр, дип яза “Безнең Чирмешән“ газетасы.
Хокук сакчылары бу кешене эзләп Самарага кадәр барып җитәләр, ахырдан телефон номеры буенча ялган хәбәр җибәргән кызларның эзенә төшәләр.
-Алар МЧСның ничек эшләгәнен генә тикшереп карарга булганнар, - ди бер кызның әтисе.
Ә алар яхшы эшли икән. Кызларның бу “кызыксынуы” әти-әниләренең кесәсенә сугачак - балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия әгъзалары аларга, мондый гамәлләре өчен, штрафның максималь күләмен билгеләделәр. Әле тагын бу кызларны район полиция бүлекчәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсенә исәпкә дә алдылар.
Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының 5 классында укучы малайларның да үзара төрткәләшүе зурга китә язган, берсе башы белән стенага бәрелгән, ярый әле зур зыян килмәгән. Аларның “батырлыгы”да комиссия утырышында каралды.

Комментарийлар