Логотип «Мәйдан» журналы

Чирмешән мемориаль үзәгендә акчалар күргәзмәсе ачылды

Чирмешәннең иң өлкән нумизматы Алексей Завьяловның коллекциясендә 1500ләп борынгы һәм яңа вак акча бар, дип яза “Безнең Чирмешән“ газетасы. Фото: nashcheremshan.ruАлардан кала ул төрле значоклар, меда...

Чирмешәннең иң өлкән нумизматы Алексей Завьяловның коллекциясендә 1500ләп борынгы һәм яңа вак акча бар, дип яза “Безнең Чирмешән“ газетасы.
0211 Фото: nashcheremshan.ru
Алардан кала ул төрле значоклар, медальләр, лотерея билетлары, маркалар, жетоннар да җыя. Аның бу байлыгының бер өлешен мемориаль үзәккә килеп күрергә була, биредә “Коллекцияләре белән – ярты гасыр” (“Шагает полвека с коллекцией”) исемле күргәзмә эшли башлаган.
Әлеге күргәзмәне ачу тантанасында Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучылары да катнашкан. Алексей Нестерович аларга күргәзмәгә куелган экспонатлары, һәрберсенең, тарихы, аның кулына ничек килеп керүе турында җентекләп сөйләгән. Нумизматлык эшенә алынырга теләүче яшьләргә үзенең ярдәмен, киңәшләрен бирергә, тәҗрибәсе белән уртаклашырга да әзер ул, диелә язмада.
Алексей 7 яшеннән тәңкәләр җыерга керешә, аның коллекциясендәге иң беренче акчасы – әтисенең акча янчыгыннан килеп чыккан 1922 елгы илле тиенлек була.
-50нче елларда, без Магнитогорскийда яшәгән вакытта, нәрсә булса да җыю күп кенә малайларның хоббие иде. Соңрак бу эштә миңа энеләрем дә булышты, - ди Алексей Нестерович. - 20 яшемдә, өйләнгән вакытта минем ярты шкатулка байлыгым бар иде, аннан соң хатыным да ярдәм итә башлады. Коллекциямдәге иң борынгы тәңкәгә 200 елдан күбрәк, Россия акчалары гына да 300 данәдән артыграк.
Аның коллекциясендәге әйберләр турында шулкадәр бирелеп сөйли, алар аңа балалары кебек якыннар. Нумизматика - үзе бер фән, Алексей Нестеровичта бу хактагы әдәбият киштәләр тулы. Ул шул китап, журналларны укып өйрәнгән, бүген дә аларны кулына еш ала, басмаларны кабат-кабат укый, ә менә интернетны үз итеп бетерми.
-Элек һәр шәһәрдә диярлек нумизматлар җәмгыятләре бар иде. Без анда җыелып тәҗрибә уртаклаша, бер-беребез белән тәңкәләр алмаша идек, - ди Алексей Завьялов. - Ай саен взнос түләп бардык, җәмгыять члены булгач, яңа чыккан тәңкәләрне дә иң беренчеләрдән булып үз бәясенә алдык. Быел футбол буенча Казанда узачак дөнья чемпионаты уңаеннан чыккан 25 сумлык акчалар да бар инде минем коллекциямдә.
Нумизмат туган як тарихы музее белән дә үзенең коллекциясендәге байлыгы белән уртаклашкан, Елховой авылындагы музей белән дә инде 10 еллап хезмәттәшлек итә икән.
Алексей Завьялов коллекциясендәге әйберләр күргәзмәсе бер ай чамасы эшләячәк, диелгән район хәбәрендә.

Комментарийлар