Логотип «Мәйдан» журналы

Чирмешән эшмәкәре атна саен 100 килограмм яшел суган үстереп сата

Ул кыш көне теплицада яшел суган үстерә икән. Атна саен 100 килограммга якын уңыш җыя һәм аны Чаллы, Әлмәт, Чистай базаларына җибәрә, ди.ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте...

Ул кыш көне теплицада яшел суган үстерә икән. Атна саен 100 килограммга якын уңыш җыя һәм аны Чаллы, Әлмәт, Чистай базаларына җибәрә, ди.
теплица омаров4
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Руслан Омаров редиска, пекин кәбестәсе һәм кыяр үсентеләре әзерләү белән мәшгуль икән.
– Үсентеләрнең бер өлешен сатабыз, ә калганын үзебезнең теплицада үстерергә уйлыйбыз. Быел укроп та үстерергә булдык әле, – дигән эшмәкәр-бакчачы. – Орлыкларны Мәскәүдән алып кайтам. Узган ел кәбестә һәм кыяр үстердем.
Эш оештырылышына килгәндә, аның теплицасында ел әйләнәсендә өч кеше эшли – салкын вакытта бинаны ягалар, үсемлекләргә су сибәләр, өлгергән уңышны җыялар.
 
 
http://intertat.ru/tt

 

Комментарийлар