Логотип «Мәйдан» журналы

Чиләбедә “Рәсүлия” мәдрәсәсе ачылды

"Бүген - тарихи көн, бу вакыйганы без 99 ел көттек", - дигән Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин.“Рәсүлев укулары” кысаларында Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә “...

"Бүген - тарихи көн, бу вакыйганы без 99 ел көттек", - дигән Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин.
“Рәсүлев укулары” кысаларында Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә “Рәсүлия” мәдрәсәсен ачу тантанасы булды. Бу турыда "Кызыл таң" сайты хәбәр итте.
"1883 елда мәгърифәтче, Идел-Урал төбәгенең соңгы бөек Нәкышбәнди суфилар ордены шәехе Зәйнулла хәзрәт Рәсүлев тарафыннан ачылган уку йортында татар, башкорт һәм казах балалары белем ала. Троицк шәһәре Россия мөселманнарына аң-белем тарату, гыйлем бирү мәркәзенә әверелә. “Рәсүлия” мәдрәсәсе бераздан тоташ мөселман дөньясында белем бирү сыйфаты буенча иң яхшы дини уку йортларының берсе булып таныла. Октябрь революциясеннән соң ул ябыла, 2015 елда гына аны тергезү турында карар кабул ителә", диелгән әлеге хәбәрдә.
Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский реконструкция барышын шәхси контрольдә тоткан.
"Бүген - тарихи көн, бу вакыйганы без 99 ел көттек", - дигән мәдәрәсә ачылышында чыгышында Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин.
“Рәсүлия”дә уку 1 сентябрьдә башланачак, белем алу бушлай.
"Мәдрәсәдә 15 шәкерт укыячак", - дигән Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөфтие Ринат хәзрәт Раев.
 
Фото cdum.ru

Комментарийлар