Чикләвекне ничек сайларга һәм сакларга?
Әстерхан чикләвеге 60 процент майдан, 17 процент аксым һәм углеводлардан, А, В, С, Е витаминнарыннан тора. Чикләвек кандагы холестеринны киметә, йөрәк эшчәнлеген яхшырта, азканлылыктан интегүчеләргә...
Әстерхан чикләвеге 60 процент майдан, 17 процент аксым һәм углеводлардан, А, В, С, Е витаминнарыннан тора.
Чикләвек кандагы холестеринны киметә, йөрәк эшчәнлеген яхшырта, азканлылыктан интегүчеләргә ярдәм итә. Майлар күп булса да, ни гаҗәп, ул кешене симертми. Көненә биш чикләвек ашасаң, майга бай башка ризыкны авызга алмаска да мөмкин. Яңа гына җыелган әстерхан чикләвеге иң тәмлесе һәм иң файдалысы.
Әстерхан чикләвеген сайлаганда кабыгына игътибар итегез. Әгәр ул ачык кызгылт-көрән төстә икән, курыкмыйча алаласыз.
Кабыгы каралган саен эчендәге төшенең әчегән яисә кипкән булу куркынычы зуррак. Коры елны үскәненең кабыгы җыерчыклардан гына тора һәм тәмгә дә төче. Вакларына да кызыкмагыз. Гадәттә аларны кыргый агачлардан җыялар һәм ул әче була.
Эрбет чикләвеге дә файдалы. Ул атеросклероз, йөрәк һәм гипертония авыруларыннан файдалы. Эрбет чикләвеген кабыгы белән саклавы авыр, төше тиз күгәрә. Ә менә кабыгыннан чистартып сакласаң, мондый куркыныч янамый. Аны сатып алганда кабыгы кызгылт-көрән төстәгесен сайлагыз. Төше күгәргәннәрнең кабыгында сары таплар барлыкка килә.
Миндаль, киресенчә, “киенгән” килеш — ике, “чишенгән” хәлдә бер ел гына саклана. Дымлы урында саклаганда, кабыгы да коткармый. Төше берничә көндә күгәреп чыга. Миндальнең 4-5 төшенә кайнар су салып, сару кайнаганда эчәләр. Миндаль “сөте” эч һәм эчәкләр авыртканда ярдәм итә. Аны 50 грамм вакланган миндаль төшенә 100 грамм су яки сөт салып, 10 минут кайнатып ясыйлар. Миндаль “сөте” бәвел кудыра.

Комментарийлар