Логотип «Мәйдан» журналы

«Черек күл» паркында Одиллия кушаматлы аккошны эт талап үтергән

Казанның «Черек күл» паркында Одиллия кушаматлы кара төстәге Австралия аккошын сукбай эт талап үтергән. Бу хакта Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Фото: Михаил Захар...

Казанның «Черек күл» паркында Одиллия кушаматлы кара төстәге Австралия аккошын сукбай эт талап үтергән. Бу хакта Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
002-1 Фото: Михаил Захаров/архив
Этнең аккошка һөҗүм итүе хакындагы хәбәр дирекциягә сишәмбегә каршы төндә килгән. Дирекция хезмәткәрләре шунда ук паркка юл тоткан, әмма Одиллияне коткарып кала алмаганнар.
Матбугат хезмәтендә әйткәнчә, Зигфрид кушаматлы икенче аккошны орнитология үзәгенә алып киткәннәр. Ул тиешле карар кабул ителгәнгә кадәр шунда яшәячәк.
Гадәттән тыш хәлнең килеп чыгу сәбәпләрен хокук саклау органнары белән берлектә ачыклыйлар.
 
https://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар