Логотип «Мәйдан» журналы

Чәйнең көтелмәгән файдасы ачыкланган

Көнбатыш Австралия университеты галимнәре билгеләвенчә, көн саен чәй эчү яисә җиләк ашау йөрәк-кан тамырлары авырулары хәвефен киметә икән.Белгечләр озак вакытлы тикшеренүдә катнашкан 53 мең кеше туры...


Көнбатыш Австралия университеты галимнәре билгеләвенчә, көн саен чәй эчү яисә җиләк ашау йөрәк-кан тамырлары авырулары хәвефен киметә икән.
Белгечләр озак вакытлы тикшеренүдә катнашкан 53 мең кеше турындагы мәгълүматларны анализлаган. Кешеләр нинди азык-төлек ашауларын һәм нәрсәне еш куллануларын билгеләп барган. Аларның сәламәтлеген 23 ел дәвамында күзәткәннәр. Бу чор тәмамлангач, 12 мең катнашучының йөрәк эшчәнлегендә тайпылышлар ачыкланган. Көненә 500 миллиграмм флавоноид кулланган кешеләрдә йөрәкнең ишемик авыруы, инсульт һәм периферик артерия авырулары хәвефе түбән булган. Флавоноидларның кирәкле микъдары чәй, җиләкләр һәм башка ризыкларда бар. Әмма тәмәке тарту һәм алкоголь куллану флавоноидлар санын кирәгеннән арттыра.


Фото: pixabay.com сайтыннан.

https://kiziltan.ru/

Комментарийлар