Логотип «Мәйдан» журналы

Чәйне... тозлап эчеп карагыз!

Атканчәй – көч бирә, зиһенне ача. Нәкъ менә изоляциядә ятып, көндәлек рационны ничек төрләндерергә белми аптыраганнар өчен.“Атканчәй” дип аталучы бу гаҗәеп эчемлекнең килеп чыгышы легендага бәйле.Күп...

Атканчәй – көч бирә, зиһенне ача. Нәкъ менә изоляциядә ятып, көндәлек рационны ничек төрләндерергә белми аптыраганнар өчен.
“Атканчәй” дип аталучы бу гаҗәеп эчемлекнең килеп чыгышы легендага бәйле.
tozly-chej
Күп еллар элек бер суфый, Төркестан җирләре буйлап сәяхәт иткәндә хәле бетеп, бер авыл өендә үзен кундырып чыгаруларын сорый. Кунакчыл хуҗалар аңа урын да бирә, гадәти булмаган эчемлек белән дә сыйлый. Аны эчү белән юлчы берничә минут эчендә гәүдәсенең энергия белән тулышуын, ә аң-зиһененең ачылып китүен сизә. Гаҗәпләнгән сәяхәтче бу эчемлекнең рецептын сорый һәм аның турында мәгълүматны дөнья буйлап тарата.
Легенда буенча, бу дәрвиш 100 яшькә кадәр яшәгән һәм тозлы чәйнең сыйфатларын өйрәнүгә күп вакыт бүлгән.
Бүген тоз кушылган чәй Көнчыгыш Азиянең күп төбәкләрендә файдаланыла. Һәр халык аны үзенчә төрләндереп эчә: май, каймак, борыч һәм башка тәмләткечләр кушалар.
Атканчәйнең классик рецепты мондый.
Кирәк: 1-2 калак чәй, берәр стакан су һәм сөт, бер чеметем тоз. Кайнап торган суда каты итеп чәй пешерәләр, сөт һәм тоз кушып, янә кайнатып чыгаралар һәм акрын утта 5 минут тоталар. Әзер чәйне савытка койгач, тәменчә акмай яисә каймак кушалар.
 
Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Ch-yne--tozlap-echep-karagiz-212604/

 

Комментарийлар