Логотип «Мәйдан» журналы

Чәй содасының бакчада кирәге чыга

Киңәшләргә колак салыгыз.

— Чүп үләненнән коткара. Тирәсендә башка куфльтуралы үсемлекләр булмаса, чүп үләненең төбенә сода сибегез. Ишегалдына җәелгән плитка арасына бик тиз үлән үсә башлый. Монда да сода булыша. 1 л суга 4 аш кашыгы чәй содасы кушып, эремәне плитка җөйләренә сиптереп чыгарга. 4-5 атнадан тагын бер кабатларга.
— Кәбестәне корткычлардан саклый. Кәбестә кортын кисәтү өчен, тигез микъдарда чәй содасы һәм онны бергә кушарга. Катнашманы кәбестәгә һәм туфрагына сибәргә.
— Помидорны тукландыра. Сабакларына 0,5 %лы чәй содасы эремәсе (100 мл суга 1 чәй кашыгы) сиптергәндә, помидор баллырак була.
Гөбләне җиңә. Декоратив үсемлекләр чәчәк атканда, җиләк-җимеш өлгерә башлаганда, химикатлар сиптерергә ярамый. Бу вакытта үсемлекләрне гөблә басса, 0,5 л суга 12-15 г чәй содасы кушарга һәм сиптерергә була.
— Виноградка файдалы. Винограды өлгерә башлаганда, 5 %лы чәй содасы эремәсе сиптерәләр. Ул виноградны балландыра һәм соры черек чиреннән саклый.
 

Фото: vk.com

 

Чыганагы: https://vk.com/salamtlek?w=wall-131233848_15064

 

Комментарийлар