Логотип «Мәйдан» журналы

Чәчләр куе булып күренсен өчен

Түбәндәге гади генә киңәшләр сезгә бу җәһәттән ярдәм итәр.Табигать һәркайсыбызны калын чәчләр белән бүләкләмәгән. Шулай да аларны кабартып күрсәтеп була. Стилистлар бу җәһәттән түбәндәге киңәшләрне тә...

Түбәндәге гади генә киңәшләр сезгә бу җәһәттән ярдәм итәр.
volosy-gustye
Табигать һәркайсыбызны калын чәчләр белән бүләкләмәгән. Шулай да аларны кабартып күрсәтеп була. Стилистлар бу җәһәттән түбәндәге киңәшләрне тәкъдим итә.
1. Чәчләрнең озынлыгы калак сөягеннән түбәнрәк булмаска тиеш. Чәч озын булган саен юка күренә.
2. Чәчләрнең озынлыгы бертигез булмасын. “Баскыч” рәвешендә киселгән чәчләр куерак күренә.
3. Чәчләрнең төсе дә аларны куе итеп күрсәтә. Моның өчен аларны берничә төскә буйыйлар, әмма төсләр бер-берсенә якын булырга тиеш.
4. Чәчләр куе күренсен өчен аларны еш юарга кирәк, әмма көн саен түгел. Бүген күпләр “коры шампунь” куллана. Бу сезгә дә ярдәм итәргә мөмкин.
Һәрвакыт матур булыйк, кызлар!

Фото: yxod-za-volossmi.ru

https://kiziltan.rbsmi.ru/ сайтыннан

Комментарийлар