3 мең роза, хризантема һәм тюльпаннан торган күлмәк 60 килограмм тирәсе авырлыкта икән.
Флорачы бу чәчәк әсәрен якынча ярты миллион сум итеп бәяли.

24 февраль көнне Петербург шәһәренең Д.Д.Шостакович исемендәге академия филармониясенең Кече залында үткән балда үзенчәлекле бу күлмәкне тантаналы рәвештә чыгышы булды.
Дөнья чибәрләренең берсе булган Екатерина Шарова, күлмәкне киеп, килгән кунакларга тәкъдим итү бәхетенә иреште.
Күлмәкнең "рекорд" булуы экспертлар тарафыннан расланды һәм документлаштырылды, ә авторга истәлекле мактау кәгазе тапшырылды. Бу турыда "Единство" газетасы хәбәр итә.
Комментарийлар