Логотип «Мәйдан» журналы

Чәчәк бәйләме озак саклансын өчен биш киңәш

Россия Флористлар берлеге президенты Валентина Сафронова бәйләмне өйдә саклау өчен үз киңәшләрен биргән. Бу турыда «Челнинские известия» сайты язды.Суга аспирин салу нәтиҗәле түгел. Ул бактерияләр үрч...



Россия Флористлар берлеге президенты Валентина Сафронова бәйләмне өйдә саклау өчен үз киңәшләрен биргән. Бу турыда «Челнинские известия» сайты язды.



2885


Суга аспирин салу нәтиҗәле түгел. Ул бактерияләр үрчүгә сәбәп була, үсемлекне үтерә генә.

 Яңа өзелгән чәчәкләрне чиста вазага, яхшы суга, ботагын кыйгачлатып кисеп куярга кирәк.




Бәйләмнең гомерен минераль су озынайта. Минералкада углекислый газ бар, ул үсемлекләргә озаграк торырга ярдәм итә. Краннан алынган суга минералка өстәп торырга була.




Чәчәкләрне үтәли җил булган урынга, җылыту батареясы янына, җиләк-җимеш янына куярга ярамый.




Орхидеяләр куелган вазага бераз алкоголь салырга була, дигән Сафронова.


 
Фото: Салават Камалетдинов

«Интертат»

Комментарийлар