Логотип «Мәйдан» журналы

«Чәчәк ат, минем Туган Татарстаным»

Татарстан Республикасы көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында Җиңү паркында «Чәчәк ат, минем Туган Татарстаным» дигән бәйрәм чарасы узды. Шәһәрнең 400 кешесе өчен «Шатлык» һәм «Нур» яшьләр үзәге...

Татарстан Республикасы көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында Җиңү паркында «Чәчәк ат, минем Туган Татарстаным» дигән бәйрәм чарасы узды. Шәһәрнең 400 кешесе өчен «Шатлык» һәм «Нур» яшьләр үзәгенең иҗат коллективлары һәм солистлары чыгыш ясады.  Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов халыкка сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр.

«Заман» яшьләр үзәге тарафыннан «Минем кызыклы шәһәр» интерактив мәйданчыгы оештырылды, анда һәр кеше открытка ясау буенча мастер-класста, шулай ук КАМАЗ, шәһәр һәм Татарстан Республикасының беренче төзүчеләренә багышланган татар-квестта катнаша алды. Яшь балалар өчен «Заман» яшьләр үзәге һәм Яр Чаллы циркыннан төрле этаплар белән спорт эстафетасы үткәрелде.
«Орион» яшьләр үзәге барлык катнашучыларга республика флагын символлаштыручы триколор тасмаларын, шулай ук шарлар таратты.
 

Фото: http://www.nabchelny.ru/news/44537


Чыганагы: Яр Чаллы шәһәренең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе

Комментарийлар