Логотип «Мәйдан» журналы

Чәч серләре...

* Бала дөньяга килгәндә үк чәчле була. Тик чын чәч аның башына 5 яшькә җиткәч кенә куна: ул куера, катылана. Табиблар шуңа күрә биш яшькә кадәр баланың чәчен алып, аны матурлатабыз, дип хыялланмаска ч...

* Бала дөньяга килгәндә үк чәчле була. Тик чын чәч аның башына 5 яшькә җиткәч кенә куна: ул куера, катылана.
e869ac4ddda9a984ec7a52b69fedd73c
Табиблар шуңа күрә биш яшькә кадәр баланың чәчен алып, аны матурлатабыз, дип хыялланмаска чакыралар. Баланың маңгаенда җыерчыклар булмавын теләгән әти-әни чәчнең маңгайга төшеп тормавы турында кайгыртырга тиеш.
* Борынгы халыклар, чәч алганда аның рухын борчымаска кирәк, дип санаганнар. Шуның өчен алар башта бер тотым чәч калдырганнар, янәсе, чәч рухы шунда яшәгән.
* Тычкан яки кош-корт берәр бөртек чәчне алып киткәндә, алманнар кешенең башы сызлаучан була, акылдан язуы да ихтимал, дип санаганнар. Шуңа күрә тараган һәм кыркыган чәчләрне бик пөхтә итеп җыеп яндырганнар. Рим халкы чәч алу күк күкрәүне китерә, дип уйлаган. Шуңа күрә корабта йөзгәндә чәч-сакалны алар бары тик яшен уйнаган чакта гына кырганнар.
* Каты чәчле кеше — усал кеше саналган. Чәче чытырдап, очкыннар чәчеп торганы ярсу табигатьле, дип исәпләнгән.
* Австрия табибы Эмиль Штремиль, чәчнең төсенә карап, кешенең холкын белеп була, дип исәпли. Күп еллар үткәргән тәҗрибәләргә таянып, ул кара чәчле кешеләр — ярсу, ләкин "әйттем исә — кайттым" булалар, дип саный. Кара чәчле хатын-кыз — озак вакыт ачу һәм үч саклый. Сары чәчлеләр — сай хисле, хәлиткеч адымга сәләтсез. Җирән чәчлеләр — дәһшәтле, куркыныч бәндәләр, ләкин чын күңелдән бирелгән дуслар.

Комментарийлар