Чебиләр өчен субсидия бирәчәкләр
Быел беренче тапкыр шәхси хуҗалыкларда үстерелүче кош-корт өчен дәүләт субсидия бирәчәк.Бройлер чебиенең һәр башына 30 сум, үрдәккә 80 сум, каз белән күркәгә 100 сум күләмендә субсидия биреләчәк. Кош...
Быел беренче тапкыр шәхси хуҗалыкларда үстерелүче кош-корт өчен дәүләт субсидия бирәчәк.
Бройлер чебиенең һәр башына 30 сум, үрдәккә 80 сум, каз белән күркәгә 100 сум күләмендә субсидия биреләчәк. Кош-кортларны 1 июньгә кадәр республикабыз инкубаторларыннан гына алу зарур һәм аларның яше 1 айдан артырга тиеш түгел. Тагын бер шарт - кош-кортларның саны 50дән дә ким булырга тиеш түгел.
Комментарийлар