Логотип «Мәйдан» журналы

"Чаңгы юлы-2016"

Бүген Россиянең 72 шәһәрендә "Чаңгы юлы-2016" ярышлары узды. Фото http://intertat.ru/ttКазанда төп ярыш Залесный бистәсендәге "Кояшлы" лагере территориясендә оештырылды. Монда, традицион рәвештә, гаил...


Бүген Россиянең 72 шәһәрендә "Чаңгы юлы-2016" ярышлары узды.



eed98aede3c21b7c5e661f37392e0769_L Фото http://intertat.ru/tt
Казанда төп ярыш Залесный бистәсендәге "Кояшлы" лагере территориясендә оештырылды. Монда, традицион рәвештә, гаиләләр, ир-атлар һәм хатын-кызлар, VIP-шәхесләр үзара көч сынашты. Икенче мәйданчык -  Дәрвишләр бистәсендәге Каенлык. Идел буе районында яшәүчеләр Бертуган Касыймовлар урамындагы мәйданчыкка җыелды.
Барлыгы Казан шәһәрендә 21000 нән артык кеше чаңгы трассаларына чыккан. Иң кечкенә катнашучыга - 3 яшь 7 ай, иң өлкәненә 88 яшь булган.
Чаллы шәһәренең чаңгы узышлары"Яр буе"паркында булды. Анда барысы 22640 кеше катнашты. Бәйгедә катнашучыларның иң яшенә 5 кенә булса, иң өлкәненә 83 яшь иде.
Ә республика буенча 170 меңнән артык кеше әлеге акциягә кушылган, дигән фаразлар бар. Бүген чаңгы ярышларында ГТО нормаларын үтәүгә дә старт бирелде.

Комментарийлар