Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллының үзенчәлекле кызы Мәскәүдә мода атнасында катнашачак

9 яшьлек Александра Клыпина Moscow Fashion Week мода күрсәтү атнасы кысаларында илнең төп мәйданчыгы булган Кунаклар ишегалды подиумында дизайн киемнәре тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә мэриянең матбугат...

9 яшьлек Александра Клыпина Moscow Fashion Week мода күрсәтү атнасы кысаларында илнең төп мәйданчыгы булган Кунаклар ишегалды подиумында дизайн киемнәре тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
devochka
Александра Чаллыдан шундый масштаблы чарада катнашучы беренче бала булачак. Кыз дөньяга килүгә, аңа ДЦП диагнозы куела. Тернәкләндерү белән аның әнисе Алсу Клыпина актив шөгыльләнә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу шимбә көнне, 27 октябрьдә, кызы белән әнисе «Мәгънәле ланч» дигән очрашу кунагы булачак. Игътибар үзәгендә ДЦП диагнозы куелган һәм сәламәт балалар тәрбияләүче ата-аналар белән аралашу булачак. Очрашуны оештыручы - «Инстамамам Набережные Челны» берләшмәсе. Чара бушлай, әмма катнашу өчен теркәлү кирәк. Барлык мәгълүматны биредә алырга була.

Комментарийлар