Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллының Тукай яр буенда шәһәрнең ике тонналы туграсын урнаштыралар

Чаллы туграсының металлдан эшләнгән скульптурасын урнаштыру буенча шәһәр хакимияте белән сөйләшүләр алып барыла. Хәзергә аның Тукай яр буена урнаштырылачагы гына билгеле, дип яза "Челнинские известия"...

Чаллы туграсының металлдан эшләнгән скульптурасын урнаштыру буенча шәһәр хакимияте белән сөйләшүләр алып барыла. Хәзергә аның Тукай яр буена урнаштырылачагы гына билгеле, дип яза "Челнинские известия" басмасы.
img_5adf2e5b51e36_cheln Фото: Сергей Изотов
"Безгә сугыш ветераннары госпитале каршында урын тәкъдим ителде. Әмма без аның белән канәгать түгел. Чөнки бу скульптура беренче чиратта инвалид балаларга бүләк, ә аларга ул урынга барып җитү һәм ял итү җайсызрак. Туграны күпер янынарак урнаштырсак, яхшырак булыр иде. Скульптура үзе дә символ кебек, аның янында фотога төшәргә дә мөмкин булыр иде", - дип сөйли әлеге проектны оештыручыларның берсе, "Татарстан кешеләре" хәйрия фонды президент Сергей Изотов.
 
 

Комментарийлар