Реклама
Чаллының Суар бистәсе мәдәният үзәге тәүге иҗат сезонын ачты
Бәйрәм концерты белән Суар бистәсенең мәдәният үзәге беренче иҗат сезонын ачты. Суар һәм Сидоровка халкы каршында "Кызыл тау" мәдәният үзәге солистлары Наил Әнәсов, Илгизәр Мортазин, Айгөл Хамитвәлиев...
Бәйрәм концерты белән Суар бистәсенең мәдәният үзәге беренче иҗат сезонын ачты.

Суар һәм Сидоровка халкы каршында "Кызыл тау" мәдәният үзәге солистлары Наил Әнәсов, Илгизәр Мортазин, Айгөл Хамитвәлиева, Тимур Әхмәтҗанов, "Дебют" коллективы, 1 нче балалар музыка мәктәбеннән Азат Зартдинов һәм Виктория Ляховецкая чыгыш ясадылар. "Ритм" бию студиясе биючеләре дәртле биюләре белән тамашачыларны шатландырды. Студиянең филиалын Суар мәдәният үзәгендә ачу планы бар.
Концерттан соң мәдәният үзәге педагоглары халыкны үзәктнең иҗат берләшмәләре белән таныштырдылар, ял вакытларын бергәләп һәм файдалы итеп үткәрергә чакырдылар. Үзәктә җыр, театр, бию, кул эшләре берләшмәләре, балалар өчен иҗат студиясе эшли.

Комментарийлар