Кичә Чаллы шәһәр көнен бәйрәм итте. Шул уңайдан Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиев котлау сүзләре җиткерде.
Чаллының шәһәр статусына ия булуына 86 ел тулды (ФОТОЛАР)
Кичә Чаллы шәһәр көнен бәйрәм итте. Шул уңайдан Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиев котлау сүзләре җиткерде. "Кадерле шәһәрдәшләр! Яраткан шәһәребезнең туган көне - ул һәммәбез өчен дә уртак бәйрәм...
Кичә Чаллы шәһәр көнен бәйрәм итте. Шул уңайдан Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиев котлау сүзләре җиткерде.
"Кадерле шәһәрдәшләр! Яраткан шәһәребезнең туган көне - ул һәммәбез өчен дә уртак бәйрәм. 86 яшен билгеләп үтүче калабызның тарихы истәлекле вакыйгаларга бай. Чаллы Бөтенсоюз комсомол төзелешенә килгән меңләгән яшьләр өчен икенче туган йортка әйләнде. Алар бу шәһәрне бөтен йөрәкләре белән кабул иттеләр, Чулман ярында сокланып туймаслык ак кала һәм дөньяда тиңе булмаган завод төзеделәр. Шәһәребезнең иң зур байлыгы, горурлыгы да – аның кешеләре. Без аларның хезмәт батырлыгы алдында баш иябез, алар башлаган шанлы традицияләрне алга таба да дәвам итәрбез.
Чаллыбыз елдан-ел үсә, яңара. Торак комплекслар, балалар бакчалары, мәктәпләр сафка баса. Шәһәрнең архитектура бизәлешенә елдан-ел яңарак төсмерләр өстәлә. Өр-яңадан төзекләндерелгән ял парклары һәм скверлар үзенә чакырып тора. Чаллыбыз, чыннан да, матур. Һәр йорты күңелгә якын.
Кадерле чаллылылар! Барыгызга да сәламәтлек, күңел байлыгы, гаилә бәхете телим. Бәйрәмебез мөбарәк булсын!»
Чыганак: http://nabchelny.ru
Кичә узган бәйрәмнән фотолар.
Комментарийлар