Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллының педагогия көллияте - Татарстандагы иң иҗади уку йорты

Казанда Татарстанның урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары арасында "Язгы тамчы-2018"  фестиваленең гала-концерты узды.Конкурста 85 көллият катнашты, алар 5 мең студентны чыгыш ясарга әзерлә...

Казанда Татарстанның урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары арасында "Язгы тамчы-2018"  фестиваленең гала-концерты узды.
npk_59
Конкурста 85 көллият катнашты, алар 5 мең студентны чыгыш ясарга әзерләде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Гомуми нәтиҗәләр буенча беренче урынны Чаллы педагогия көллияте алды.
Алар Зәй политехника көллияте һәм Казан педагогия көллиятен узып киттеләр. Ләкин гран-прига ук барып җитә алмадылар. Гран-прига В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр университеты көллияте лаек булды.
Быел фестиваль дүрт юнәлештә узды: "Җыр", "Бию", "Театр" һәм "Үзенчәлекле жанр".
Чаллы педагогия көллияте студенты Анастасия Красильникова "Вокал" номинациясендә аерым катнашып, гран-при алды.
 

Комментарийлар