Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллының "Мэр Кубогы" Алабугага китте

25 августта шәһәр мәйданында "Мэр Кубогы"на халыкара һәм шәһәрара йөк ташучы машина йөртүчеләре арасында һөнәри осталык буенча конкурс узды, дип яза  "Вести КАМАЗа" басмасы.Ярышларда Алабуга, Казан, Г...

25 августта шәһәр мәйданында "Мэр Кубогы"на халыкара һәм шәһәрара йөк ташучы машина йөртүчеләре арасында һөнәри осталык буенча конкурс узды, дип яза  "Вести КАМАЗа" басмасы.
0b455e05eb79f2b70fa43cf554e1f43f
Ярышларда Алабуга, Казан, Глазов, Чаллы шәһәрләре һәм Оренбург өлкәсе командаларыннан 33 машина йөртүче катнашты. Быел конкурска Якутиядән дә килделәр.
Узышлар көндезге унбердә башланды. Катнашучыларга вакытка 7 төрле күнегү ясарга кирәк иде. Кунегүләрне дөрес башкармаган йөртүчеләргә штраф вакытлары өстәлде. Бу узышта рекордчы 3 минут 18 секунд вакытны күрсәтте, чагыштыру өчен, иң начар нәтиҗә - 14 минут 25 секунд (штрафлы вакыт белән).
15.30 да тамашачылар арасында автомобильләрне аркан белән тарту бәйгесе башланды. Тамашачылар арасыннан җыелган активистлар йөк машиналарын санаулы секундлар эчендә дистәләгән метрга күчереп куйды. Җиңүчеләргә берәр баллон квас бирделәр.
Ә "Мэр Кубогы" "Эссен Продакшн" командасына эләкте, шәхси зачетта Алабуга "Эссен"ыннан Иван Кобелев иң яхшылардан булды. Узган елгы чемпион Евгений Романов быел икенче урынга ия булды.
"Иң тәҗрибәле" йөртүче призы иясе чаллылы Юрий Долгов (33 ел стаж) һәм иң яшь йөртүче Глазовтан Вячеслав Казаков булды.
4f46554e22b6b091ab7a7148e5be8389
7847ed7cf53fdbb152e52979ed8b65cb Фото: https://vestikamaza.ru/
 

Комментарийлар