Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллының билгеле тележурналистының мәетен Алабуга районында тапканнар

Чаллы шәһәренең танылган тележурналисты Егор Орловны Алабуга районында үле килеш тапканнар. Бу турыда «Татар-информ»га үз чыганаклары хәбәр итте.Егор Орлов озак еллар «РЕН ТВ-Набережные Челны» телекан...

Чаллы шәһәренең танылган тележурналисты Егор Орловны Алабуга районында үле килеш тапканнар. Бу турыда «Татар-информ»га үз чыганаклары хәбәр итте.
news_341818
Егор Орлов озак еллар «РЕН ТВ-Набережные Челны» телеканалында хәбәрче һәм алып баручы иде. Аның соңгы эш урыны Чаллының IТ-парк мәйданчыгында булган.
7 сентябрьдә 30 яшьлек Егор Орлов «Kia Rio» автомобилендә эшкә киткән. Бу көнне ул өенә кайтмаган. Шуннан соң туганнары полициягә мөрәҗәгать иткән. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре башта аның машинасын, соңрак мәетен тапканнар.
Якынча мәгълүматлар буенча, Егор Орлов суда баткан.
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/10/171285/

Комментарийлар