Чаллының балалар бакчаларында башкорт төркемнәре ачу ниятләнә
Чаллы шәһәренең балалар бакчаларында башкорт төркемнәре ачылыр дип көтелә.«Чаллыда мәктәпкәчә белем учреждениеләрендә башкорт төркемнәре ачылуына өметләнәбез. Башкортстан мәгариф һәм фән министры быел...
Чаллы шәһәренең балалар бакчаларында башкорт төркемнәре ачылыр дип көтелә.
«Чаллыда мәктәпкәчә белем учреждениеләрендә башкорт төркемнәре ачылуына өметләнәбез. Башкортстан мәгариф һәм фән министры быел 5 мартта Чаллыга баргач, шул хакта килешенгән иде», — диде Башкортостанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева Актанышта узган утырышта.
Әлфия Галиева 2019 елда Чаллының 11 нче мәктәбендә дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында башкорт теле өйрәтелә башлаганын да искәртте. Башкортстан бу мәктәпне укыту-методик әдәбияты, пособиеләр, башкорт теле һәм әдәбияты кабинетын җиһазлау өчен стендлар белән тәэмин иткән.
Аның сүзләренчә, бу мәктәптә 20 бала бүген башкорт телен өйрәнә. Алар өчен башкорт халык уен коралларында уйнарга өйрәнү буенча мастер-класслар, хореография дәресләре, башкорт артистлары белән очрашулар үткәрелә.
Әлфия Галиева Казандагы күп милләтле якшәмбе мәктәбенә дә башкорт теле һәм әдәбияты кабинеты өчен стендлар, укыту әдәбияты биреләчәген әйтте. Шулай ук, ул быел июньдә Татарстан балалары Башкортстанның 1 нче гимназиясендә тел сменасына чакыралачагын хәбәр итте.
«Башкортстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау өстенлекле бурыч санала. Татарстан һәм Башкортстанда туган телләрне саклау һәм үстерү буенча алдагы хезмәттәшлеккә өметләнәбез», — диде Әлфия Галиева. Ул бүген Башкортстанның 479 мәктәбендә туган телдә башлангыч гомуми һәм төп гомуми белем алу мөмкинлекләре гамәлгә ашырылганын әйтте.

Автор: Гөлнар Гарифуллина
Фото: Салават Камалетдинов
Комментарийлар