Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллының "Азатлык" мәйданында төп чыршыны ачу тантанасы узды (ФОТОЛАР)

23 декабрь көнне Чаллының "Азатлык" мәйданында төп Яңа ел чыршысын ачу тантанасы узды. Иң башта шәһәр артистлары һәм иҗат коллективлары катнашында "Яңа ел безгә ашыга" исемле концерт программасы булды...

23 декабрь көнне Чаллының "Азатлык" мәйданында төп Яңа ел чыршысын ачу тантанасы узды. 
585d4f0befd32
Иң башта шәһәр артистлары һәм иҗат коллективлары катнашында "Яңа ел безгә ашыга" исемле концерт программасы булды.  Бәйрәмнең рәсми ачылышы театральләштерелгән формада узды. Быел аның төп кунаклары булып Кыш Бабай һәм Кар Кызы, Дед Мороз һәм Снегурочка килделәр.
Чаллы халкын якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады. Ул чараның барлык катнашучыларын сәламләп, шәһәрнең узып баручы елда үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды.
585d4ef0168a0
"2016 елда ирешкән уңышларыбыз - безнең барыбызның уртак тырышлык нәтиҗәсе. Кадерле чаллылылар, сезнең һәрвакыт оптимистик рухта булуыгыз, түземлегегез һәм бердәмлегегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Шәһәребез экономик, социаль, ә иң мөһиме, кешелек потенциалына, бай традицияләргә һәм талантларга ия. Киләсе елда да алда торган бурычларны бергәләп җиңәрбез дип ышанып калам, - диде ул.
Шулай ук Наил Мәһдиев мәйданда матур итеп кышкы әкиятне үз куллары белән булдырган Горзеленхоз һәм Горсвет оешмалары хезмәткәрләренә дә рәхмәтен белдерде.
585d4efe3d2eb
585d4edd06913
585d4eea27c45
585d4ef53f71a
 

Комментарийлар