Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллының “Азатлык” мәйданында шәһәрнең төп чыршысын ачу тантанасы узды

25 декабрь көнне шәһәрнең төп чыршысы утларын кабызды, дип яза мэриянең матбугат хезмәте.“Азатлык” мәйданында Яңа ел программасы концерт белән башланып китте.  Традиция буенча Кыш Бабай белән Кар Кызы...





25 декабрь көнне шәһәрнең төп чыршысы утларын кабызды, дип яза мэриянең матбугат хезмәте.





dsc_6623




“Азатлык” мәйданында Яңа ел программасы концерт белән башланып китте.  Традиция буенча Кыш Бабай белән Кар Кызы чаллылыларның алкышлары астында чыршы утларын кабызып җибәрделәр.
Чаллылылар рәхәтләнеп күңел ачты, боз сыннары янында фотога төштеләр. Балалар өчен уен мәйданчыклары эшләде. Шулай ук ике агач һәм боздан эшләнгән тау куелды.
"Азатлык" мәйданында бәйрәм программасы чаллылыларны 31 декабрьдә дә көтә. Традиция буенча Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе президенты Владимир Путинның яңа ел котлауларын турыдан-туры трансляция аша күрергә мөмкин булачак. 22:00 сәгатьтә салют аттырачаклар, бәйрәм видео дискотека һәм бию программасы белән дәвам итәчәк.


z-djps-y6kq


i6fhtdexmrq




Фото: http://nabchelny.ru

Комментарийлар