Чаллылыларның халыкара премия алу мөмкинлеге бар
Чаллылылар #МЫВМЕСТЕ – 2022 халыкара премиясен алуга дәгъва итә алалар.#МЫВМЕСТЕ халыкара премиясе – #МЫВМЕСТЕ Бөтенроссия бер-береңә ярдәм акциясе һәм «Россия иреклелесе» Бөтенроссия иреклелек инициа...
Чаллылылар #МЫВМЕСТЕ – 2022 халыкара премиясен алуга дәгъва итә алалар.
#МЫВМЕСТЕ халыкара премиясе – #МЫВМЕСТЕ Бөтенроссия бер-береңә ярдәм акциясе һәм «Россия иреклелесе» Бөтенроссия иреклелек инициативалары конкурсы мирасы.
#МЫВМЕСТЕ премиясенең максаты – кешеләргә ярдәм итүгә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән социаль проектларга ярдәм итү. Ул Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән тормышка ашырыла.
Яңа сезонда лауреатлар алачак грантлар 3,5 млн сумга кадәр артты. Шулай ук призлар арасында: Рунетның алдынгы мәйданчыкларында алга этәрү, Россия буенча бушлай сәяхәт итү, инвесторлар өчен кызыклы форумнарда катнашу, Россиянең барлык төбәкләрендә проект турында мәгълүмат тарату һ.б. Тулы исемлек белән премия сайтында танышырга мөмкин.
Премиядә социаль проекты булган һәркем диярлек катнаша ала: 14 яшьтән өлкәнрәкләр, коммерциячел булмаган оешмалар, бизнес һәм медиа өлкәләре вәкилләре. Гаризалар премия сайтында 12 июньгә кадәр кабул ителә.
Гаризаны тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләрен үз эченә алган 9 номинациядә бирергә мөмкин: «Кешеләргә ярдәм», «Милләт сәламәтлеге», «Мөмкинлекләр иле», «Яшәү өчен территория», «Җаваплы бизнес», «Социаль эшмәкәр», «Медиапроект», «Зур тәнәфес», «Социаль үзгәрешләр лидеры».
Катнашучыдан гаризалар саны чикләнмәгән.
Премия лауреатлары 3,5 млн сумга кадәр грантлар алачак, бу узган сезон грантларыннан 1 млн сумга күбрәк.

Комментарийлар