Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллылыларны урамда бергәләп кино карарга чакыралар

29 август көнне Чаллыда урам киносы фестивале уза. Республика көне уңаеннан шәһәрдәшләрне һәм Чаллы кунакларын ачык мәйданда фильмнар карарга чакыралар. Чара моношәһәрләр Фонды эгидасы астында үт...

29 август көнне Чаллыда урам киносы фестивале уза.
 
Республика көне уңаеннан шәһәрдәшләрне һәм Чаллы кунакларын ачык мәйданда фильмнар карарга чакыралар. Чара моношәһәрләр Фонды эгидасы астында үтә, дип яза мэриянең матбугат хезмәте.
Мәйданның Яр буе паркында зур экран урнаштырылачак. Тамашачылар соңгы елларда Россиядә төрле жанр һәм стильдә төшерелгән кыска күләмле кинофильмнар күрә алачак. Сәгать ярым барган кинодан соң, иң яхшы фильм өчен фонарьлар ярдәмендә тавыш бирү тантанасы була.
Бу фестиваль 2014 елдан башлап ел саен Россиянең һәм дөньяның төрле ачык мәйданнарында уза. Шул вакыт эчендә урам киносын бөтен планета буенча 1000нән артык шәһәрдә (шул исәптән 62 се безнең илдә) оештырдылар. 4 ел эчендә проект миллионнан артык тамашачыны җыйды. Чарага күпчелек тамашачы мендәр һәм җәймәләр белән килгән.
Массакүләм кино караудан тыш, биредә шәһәрнең иҗади яшьләре белән очрашу планлаштырыла.

Комментарийлар